27 сентябрьдә Русиядә Тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә.
Бу көнне 1863 елда Санкт-Петербургта Беренче балалар бакчасы ачылган. "Башстат" мәгълүматларына караганда, былтыр республикада 1857 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 19,8 мең педагог-хезмәткәр, шуларның 16 меңе — тәрбиячеләр, эшләгән.
Шулай ук, балалар бакчаларында музыка җитәкчеләре, физкультура инструкторлары, психологлар, дефектологлар, социаль белгечләр эшли. Педагогларның 63,2 проценты - югары, 36,5 проценты урта һөнәри белемле.
Тәрбияченең уртача яше - 40 яшь. Һәр кешегә уртача 15 бала туры килә. Тәрбияченең уртача хезмәт хакы-17,5 мең сум тирәсе.
Фото: bashinform.ru