Ноябрь — көз белән кыш очрашкан ай. Элекке заманнарда аны хәтта “кыңгырау” һәм “яшь боз ае”, яки “яфраклы ай” дип тә атаганнар. Кагыйдә буларак, барлык бакча-кыр эшләре бу вакытка тәмамланган, ярминкәләр һәм туйлар чоры башланган була.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Заһир Вәлитовның тууына – 80 ел.
4 – Халыклар бердәмлеге көне.
6 – Язучы, журналист, драматург Гайфулла Вәлиевның тууына – 90 ел.
9 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, күренекле шагыйрь һәм прозаик, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Шаммаска 90 яшь.
10 – Филология фәннәре докторы, профессор Данис Тикеевның тууына – 80 ел;
Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне;
12 – Башкортстанның профсоюз хезмәткәрләре көне;
14 – Күренекле журналист һәм язучы Факил Морзакаевка 70 яшь;
Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне.
15 – Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне;
Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне.
17 – Халыкара студентлар көне.
19 – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.
20 – Бөтендөнья бала хокуклары көне.
21 – Бөтендөнья телевидение көне;
Бөтендөнья сәламләү көне;
Русия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне.
1 ноябрьдә суык икән, бер атнадан буран дулар.
2 ноябрьдә кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрьдә җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрьдә яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагы да җылытыр.
5 ноябрьдә кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
6 ноябрьдә ай нурлар чәчеп ялтыраса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.
7 ноябрьдә йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди – май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.
11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрьдә көн аяз икән, алдагы көннәр җилле булыр.
14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрьдә суык булып, әтәчләр кычкырса, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасыйл булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрьдә мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ятса, алдагы көннәр җылы килер.
17 ноябрьдә җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кышка, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрьдә кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар башланыр.
20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгәсен кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрьдә суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрьдә болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрьдә яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрьдә юеш кар – буранга.