Кадерле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Бу бәйрәмнең югары әһәмияте күпгасырлык Ватан тарихының героик сәхифәләренә бәйле.
Ул безне Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский башлангычы белән халык ополчениесе Мәскәүне басып алучылардан азат иткән ерак 1612 елгы вакыйгаларга юнәлтә. Бу патриотик күтәрелеш Русиянең барлык халыкларын берләштерде, безнең көчебезнең бердәмлектә, Ватанга тугрылыкта икәнен, аны саклауда бердәм сафта торырга әзер булуыбызны күрсәтте.
Башкорт халкы, күп гасырлар дәвамында илебезнең хәрби һәм хезмәт батырлыклары елъязмасына якты сәхифәләр язып, катлаулы сынауларны намус белән узды. Безнең җир йөздән артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт булды. Һәм бу - бер зур гаилә булып яши белү осталыгы - безгә алга таба хәрәкәт итү өчен көч һәм энергия бирә.
Нәкъ менә безнең бердәмлек һәм җаваплылык Ватан куәтен, Русия халкының сәламәтлеген һәм иминлеген, икътисади казанышларны һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын билгели. Бары тик бергә генә, өлкән буынның иң яхшы традицияләренә һәм яңа казанышларга таянып, без киң колачлы бурычларны нәтиҗәле хәл итә, катлаулы каршылыкларга каршы тора алабыз.
Республика халкына ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, иминлек, тынычлык, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!
Бердәм булыйк!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте