"Сезне һәм Русиянең, безнең зур, күпмилләтле илебезнең барлык гражданнарын Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйсым килә", - диде Путин Дини берләшмәләр вәкилләре белән очрашканда.
"Эчке низагларга һәм үз илен түбәнсетүгә каршы күтәрелүчеләр арасында төрле милләт һәм дин вәкилләре дә булган. Алар илбасарларга, дингә һәм хыянәткә каршы көрәштә бердәм булган, шуңа күрә җиңгәннәр, державаның бөтенлеген һәм көчле хакимиятне, Ватанны саклап калганнар", - диде Президент.
Халыклар бердәмлеге көне Русиядә 2005 елда рәсми бәйрәмнәр исемлегенә кертелде. Ул 1612 елда этник татар Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү вакыйгалары истәлегенә булдырылды.
Фото: ilishmayak.rbsmi.ru
#путин