+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2020, 08:50

"Игелекле, катлаулы эш башкарасыз..."

Бүген - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Бүген - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Бәйрәмнәре белән аларны Президент Владимир Путин котлады. Анда, аерым алганда, болай диелә.

"Җәмәгать тәртибен, халык иминлеген һәм кеше хокукларын яклау - ул, чыннан да, игелекле, мөһим, бик катлаулы, ә еш кына куркыныч эш. Биредә һәр кешенең намуслылыгы, иң югары йөкләнешләргә түзеп торырга, сынаулар алдында чигенмәскә, законга һәм Русия халкына дөрес хезмәт итәргә әзер булуы кирәк.

Бүген хөрмәтле ветераннарыбызны аеруча котлыйсым килә, сезгә ныклы сәламәтлек телисем, һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз, уникаль тәҗрибәгез белән уртаклашырга, яшь хезмәткәрләрне шәхси үрнәктә тәрбияләргә әзерлегегез өчен рәхмәт. Алар сезгә тиңләшә һәм, ышанам ки, сынатмаслар, теләсә кайсы очракта иң катлаулы бурычны хәл итәчәкләр.

Без бүген Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең коронавирус эпидемиясе белән бәйле гадәти булмаган шартларда эшләвен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүләрен, гражданнарыбызның тормышын һәм хәвефсезлеген саклауга юнәлдерелгән мөһим, кичектергесез чараларны тормышка ашыруга үз өлешләрен кертүләрен күрәбез.

Һәм, әлбәттә, терроризм һәм экстремизм, наркотиклар сату, оешкан җинаятьчелек, коррупциягә каршы кискен көрәшкә юнәлдерелгән көндәлек эшегез бер генә секундка да туктатылмый. Киберҗинаятьчелек кебек яңа янауларга каршы тору арта бара. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру, миграцион законнар өлкәсендә закон бозуларны булдырмау өчен күп эш башкарылды.

Хокук саклау системасының барлык хезмәткәрләренә карата иң мөһим таләп – җәмгыять алдында максималь ачыклык, халык ышанычына һәм хөрмәтенә таяну. Аларның фикере, аларның бәяләре һәрвакыт эчке эшләр органнары эшчәнлегенең төп критерийлары булды һәм булачак.

Сезгә яңа әһәмиятле казанышлар, хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегездә үзара аңлашу һәм мәхәббәт, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ышанычлы ярдәмен телим".

Фото: republic.ru


Читайте нас