+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2020, 11:10

"Һәр полицейскийның кулын кысам..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Радий Хәбиров үз аккаунтында язганча, хәтта үз-үзләренә нык ышанган кешеләр дә куркыныч туган очракта шунда ук полицияне ярдәмгә чакыра.

"Эсседә һәм салкында бу егетләр үз эшләрен эшли. Авыр эшләрен. Һәм рәхмәтне сирәк ишетәләр. Бүген мин аларга хокук тәртибен саклау буенча зур тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәр полицейскийның кулын кысам.

Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән сезне!", — дип язган социаль челтәрдәге үз битендә Башкортстан Башлыгы.

Фото: Башинформ.ру
Читайте нас