Ул ышанычлы булсын өчен нинди мәсьәләләрне хәл итү зарур?
Археолог. Бу һөнәр — сер, гомерлек мавыгу, тормыш мәгънәсе. Тирән белем, зур тырышлык, максатчанлык, түземлелек таләп итүче кызыклы һөнәр! Археология турында борынгы Грециядә үк белгәннәр. Платон “археология” төшенчәсе астында бөтен борынгылыкны күз уңында тоткан. Помпея ачылганнан соң, XVIII гасыр уртасында бөтен дөнья буйлап системасыз казу эшләре башлана. Җирдән кыйммәтле артефактлар алына... XIX гасыр ахырында гына археология фән тармагы буларак раслана. Без бүген республиканың танылган археологы, тарих фәннәре кандидаты, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының археология тикшеренүләре бүлеге мөдире, тимер һәм урта гасырлар чоры буенча белгеч Владимир Овсянников белән әңгәмәләшәбез.
— Владимир Владиславович, шундый гадәти булмаган һөнәр сайлауга нәрсә этәрде?
— Мин бу һөнәргә балачактан ук әзер идем. Картәтием туган көнемә энциклопедия бүләк итте. Дүртенче том тарихка багышланган иде. Анда экспедиция фо-торәсемнәре, Урта Азиядә борынгы ци-вилизацияләр калдыкларын эзләү сурәт-ләнгән иде. Бу беренче этәргеч булды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, БДУның тарих факультетына кердем, гәрчә гаи-ләдә барысы да табиблар булса да.
Илебездә археологлар әзерләү буенча махсус программалар булмады. Гомуми курслар бар. Әйтик, минем беренче курста археология практикасы бар иде. Экспедициягә бардык. Гомуми мәгълүматлар биргән археология курсы булды. Профессионал булу өчен бу җитәрлек түгел. Тәҗрибә кирәк. Археология фәнендә син тәҗрибәсез беркем дә түгел. Әйтик, борынгы курганны гадәти табигый калкулыктан ничек аерырга? Моны өйрәтүче китаплар, методик әсбаблар бар. Әмма әлеге курганнарны үзең күрмәсәң, аңлап булмый.
Башкортстанда археологларны ике уку йорты — БДУ һәм БДПУ әзерли. Әле күптән түгел генә БДУда археология кафедрасы бар иде. Кызганычка каршы, хәзер ул юк. БДПУда хәл яхшырак, анда өч тарих фәннәре докторы: Г. Т. Обыденнова, В. А. Иванов, В. С. Горбунов эшлиләр. Алар программа кысаларында ниндидер гомуми курслар укый ала. Республикада археологларны махсус әзерләү оештырылмаган. Студент, әгәр ул практика рәвешендә шөгыльләнмәсә, вуздан чыкканда профессиональ археолог була алмый. Археология 70 процентка, бәлки артыграктыр да, ялан тикшеренүләренә бәйле. Әгәр дә тарихи һәйкәлләрне таба һәм тикшерә белмисең икән, иң яхшы очракта стереография яза аласың, ягъни башка галимнәрнең эшләрен өйрәнәсең һәм шуннан нәтиҗә ясыйсың. Тик ялан археологы булмасаң, хәтта мең китап укып та, берни дә аңламыйсың.
— Ә ялан археологы булу өчен экспедицияләр оештыру кирәк. Моның белән кем шөгыльләнә? Тикшеренү урыны ничек сайлана? Кем финанслый?
— Хәзер экспедицияләр бары тик республика чикләрендә генә гамәлгә ашырыла. Мин совет чорында эшләп өлгердем, 1990 елда — Куйбышев (хәзер Самара), 1991 елда Курган өлкәсенә бардык. Ә хәзер, халыкара дәрәҗәгә чыгарга омтылсак та, фәннең мондый колачы юк, бернинди акча да бүленми.
Участоклар безнең фәнни мәнфәгатьләребезгә бәйле. Дәүләт темалары, биремнәре бар, алар бик киң. Бу темалар кысаларында безгә нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген үзебез хәл итәбез. Мин, кандидатлык диссертациясен язганда, урта гасыр белән шөгыльләндем. Ә аннары миңа иртә тимер чоры тагын да кызыклырак тоелды. Монда иң мөһиме — күңел кушуы.
Экспедициягә махсус берәү дә акча бүлеп бирми. Совет чорында бүлек ел саен фәнни темаларга гаризалар җибәрә иде. Бу теманы эшләү өчен экспедиция оештырырга кирәк булса, СССР Фәннәр академиясеннән раслау һәм финанслау килә. Хәзер безне финанслауның ике юлы бар: грант һәм хуҗалык килешүләре. Нигездә, безнең һәйкәлләрне саклау буенча законнар бик яхшы. Кайдадыр төзелеш эшләре башкарыла икән, белгечләр анда тарихи-мәдәни экспертиза ясарга тиеш. Һәйкәлләр һәрвакытта да табылып тормый, әмма мондый очраклар була. Алар хәтта күз алдына да китереп булмый торган урыннарда табыла. Уфадан көнчыгыш чыгу юлында, мәсәлән, трассада берничә археологик һәйкәл табылды. Хәзер анда Мәскәүдән килгән хезмәттәшләребез казый. Бик яхшы финанс шартлары яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
– Шулкадәр озак еллар казыйлар. Әле барысы да казып алынмаганмы?
— Кызыклы нәрсә табу мөмкинлеге һәрвакыт бар. Уфадан ерак түгел Иглин районында Акбердино шәһәрчегендә эшләдек. Безнең бурыч гади иде — кеч-кенә шурфтан туфракка һәм серкә калдыкларына анализлар алдык, бу шәһәр барлыкка килгән чорда нинди климат булуын ачыклау өчен кирәк. Һәм очраклы рәвештә диярлек изге урын калдыкларына юлыктык. Аның составында ике тимер кылыч һәм клевец (балта рәвешендәге үтерү коралы) була. Безнең Башкортстанда клевец табылдыклары бар иде. Клевец — борынгы тимер чорына карый, Себер традициясе, бездә сирәк очрый. Коралга хайваннарның сурәтләре төше-релгән: яткан юлбарыс, башка хайваннар һәм мифик кошлар-грифоннар. Бик уникаль табылдык! Ул әлегә бездә эшкәртүдә, реставрациядә, аннары музейга бирәчәкбез.
Кызганычка каршы, урыннарда очраклы табылдыклар җыю белән берәү дә шөгыльләнми. Күпчелек вакытта очраклы табылдыклар югала. Мәсәлән, кеше бакчасында ниндидер кыйммәтле әйбер таба. Совет чорында болар барысы да музейларга тапшырылыр иде. Хәзер сатарга тырышалар. Иң яхшы очракта, экспонатлар мәктәп музейларында саклана.
— Әмма хәзер бәләкәйрәк авыл мәктәпләре ябылу очраклары да аз түгел, анда урнашкан музейларның язмышы да билгесез...
— Шулай шул! Әгәр мәктәп ябыла икән, бөтен ышаныч аерым энтузиастларга гына кала. Әйтик, моның белән кызыксынган укытучы шөгыльләнә. Әмма ул я эштән, я пенсиягә китә, я тагын нәр-сәдер була — барысы да шунда ук ташлана. Кызганычка каршы, бу безнең чынбарлык. Барысы да үз иле, шәһәре, авылы тарихына битараф булмаган аерым кешеләр көче белән генә саклана.
Быел без Әбҗәлил районында Яктыкүл тирәсендә эшләдек. Тирә-юньне карап чыгу, бу территориянең археология өлешен ачыклау безнең бурыч иде. Һәм ки-нәт без Теләш авылына килеп керәбез. Анда очраклы рәвештә үзебез өчен өч музей ачабыз. Музейларның берсе шулай дип атала да — “Теләш авылының археологик табылдыклары”. Тулысынча шәхси музей. Кызыклы нәрсәләр күп, чөнки авыл борынгы һәйкәл урынында тора. Кеше үз акчасына, читтән бер генә ярдәм дә көтмичә, барлык табылдыкларны җыеп, үз белдеклеге буенча классификацияләгән.
— Авылда бер генә археологны да хәтерләмим. Бу шәһәр һөнәреме?
— Әйе, шулай. Безнең илдә археология хезмәте системасы булдырылмаган. Һәйкәлләрне саклау турында законнар бар, әмма аларның үтәлешен беркем дә күзәтми. Башкортстанда 5 меңгә якын археологик һәйкәл бар, археологлар исә — 30лап кеше. Ә һәйкәлләрнең торышын системалы күзәтү өчен бу кешеләр генә җитми. Районнарда археологик һәйкәлләр формаль рәвештә мәдәният бүлекләренә беркетелгән, әмма алар иң яхшы очракта нинди дә булса архитектура һәйкәлләре белән шөгыльләнә. Уфада һәйкәлләрне саклау буенча идарә, Этнологик тикшеренүләр институты, “Борынгы Уфа” тыюлыгы бар. Нәкъ шуларда алда аталган утыз кеше эшли дә инде...
— Сезнең эшчәнлек нәтиҗәләре, табылган экспонатлар белән без, гади кешеләр, музейларда танышабыз. Шунысы игътибарга лаек, Раил Кузеев исемендәге Уфа археология һәм этнография музее быел үзенең 40 еллыгын билгели. Сезнең һәм бүлегегезнең әлеге музейны булдыруга нинди дә булса мөнәсәбәте бармы?
— Узган гасырның 90нчы еллары башында археология һәм этнография музее институттан аерым структурага бүленгән иде. Хәзер без аерым эшлибез. Партия өлкә комитетының әлеге музейны оештыру турындагы карары 1976 елда кабул ителә. Безнең бүлек хезмәткәрләре бу музей өстендә эшләде. Экспозицияләр, коллекцияләр әзерләнде. Бу — безнең институтның эш нәтиҗәсе. Хәзер аларның үз археология бүлеге бар.
Бер мәсьәләгә игътибар итәсе килә. Дәүләт музей фонды төшенчәсе бар. Археологик коллекцияләр катгый рәвештә шунда гына тапшырылырга мөмкин. Әлегә Р. Кузеев исемендәге музей андый статуска ия түгел. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без анда коллекцияләр тапшыра алмыйбыз. Бюрократик проблема бу. Шулай да, мондый музей булдыру — зур адым. Без, археологлар — өйрәнү һәм табу, музейлар коллекцияләрне саклау белән шөгыльләнә. Ә дәүләт һәйкәлләрне саклау һәм ачыклау бурычын үз өстенә алырга тиеш. Әлегә безнең илдә андый хезмәт юк. Булган хәлдә дә ул нәтиҗәсез. Хәзер кара археология зур үсеш алган. Күпчелек кешеләр моның белән хобби буларак шөгыльләнә. Металл эзләгеч сатып алалар да, йөриләр дә, эзлиләр дә. Кемдер үз бакчасында, ә кемдер максатчан рәвештә яланга чыгып китә.
Быел без Татарстанның Минзәлә районында өч ташландык авылның урынын таптык. Кара казучыларның эш эзләрен күрдек. Аларны, нигездә, тәңкәләр кызыксындыра. Бу кешеләр һәйкәлнең бөтен-леген бозуларын аңламый. Авылларның күп урыннары беркайда да билгеләп үтелмәгән. Мәсәлән, ниндидер кечкенә утар табылган. Тикшерә башлыйсың, ә анда тәңкәләр юк инде. Тәңкәләр — ул вакытны билгеләүче материал. Бу утар кайчангы? Без моны белмәячәкбез. Бу туры мәгънәдә — талау, һәйкәлне юк итү. Моны булдырмас өчен, һәйкәлләрне саклауны системага китерергә, финансларга кирәк. Киләчәктә бу эшкә игътибарлырак мөнәсәбәт булыр, дип өметләнәм.
— Владимир Владиславович, ә безнең киләчәк буыннарга, мең елдан соң, казырга кызыклы материал булырмы?
— Һичшиксез! Киләчәк археологлары өчен бай катлам салына. Хәзер барысы да нык, таркалмый торган материаллардан эшләнә. Шуңа күрә киләчәк археологлары эшсез калмаячак.
— Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт! Ныклы сәламәтлек һәм зур табышлар телибез!
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА әңгәмәләште.