«Торатау» Конгресс-холлында V Бөтенроссия юридик форумы кысаларында «Ел юристы» еллык юридик премиясен, шулай ук Петр Россинский һәм Анатолий Венедиктов исемендәге төбәк юридик премияләрен тапшыру тантанасы узды. Бу вакыйга лауреатларын һәм катнашучыларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.– Бүген лаеклы бүләкләр алачак лаеклы юристларыбызны алдан ук котлыйм, - диде төбәк җитәкчесе. – Бу мөһим һәм хөрмәтле премия лауреаты булган кешеләрне дә сәламлим. Без зур вакыйга алдында торабыз: Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр фонында ил төбәкләренең төп законнарына тиешле өстәмәләр кертү зарурлыгы барлыкка килде. Без инде республиканың Дәүләт җыелышы рәисе Константин Борисович Толкачев җитәкләгән эшче төркем төзедек. Һәм мин бүгенге фикер алышулар барышында сез бүлешкән идеяләр аның эшендә чагылыш табар дип ышанам, - диде ул.Белешмә:"Ел юристы" – Русия Федерациясе Президентының 2009 елның 8 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган илнең югары юридик премиясе. Премияне бирү һөнәри бәйрәм - Юрист көненә туры китерелгән, ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Лауреатларны Русия Юристлары ассоциациясе сайлый. Төрле ел лауреатлары арасында - Михаил Барщевский, Павел Крашенинников, Андрей Назаров бар.Башкортстанда «Ел юристы» төбәк премиясен тапшыралар, аның лауреатларын Русия Юристлары ассоциациясенең республика бүлеге билгели.Фото: "Глава РБ"