Республикада кайчан, нинди Яңа ел чаралары оештырылачак?
Яңа ел каникуллары вакытында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен театрлар һәм концерт учреждениеләре кызыклы чаралар сериясен әзерләде.
Традицион киңкүләм тамашалар һәм әйлән-бәйләннәр гамәлдәге чикләүләр аркасында чыршы янында быел булмаячак. Шуңа күрә Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашлыгында Яңа ел бәйрәмнәре спектакльләр башланыр алдыннан сәхнәдә узачак. Ә фойеда чыршы янында фотозоналар оештырылачак.
Яңа ел алды спектакльләре сезоны 20 декабрьдә Урыс дәүләт академия драма театрында «Снежная королева» спектакле белән ачыла.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Щелкунчик”, “Морозко” балеты, “Бәллүр туфли, яки Золушка турында әкият”,» “Бремен музыкантлары”, “Песи йорты”, “Очучы кораб” спектакльләре күрсәтеләчәк.
Башкорт дәүләт филармониясе бу көннәрдә Яңа ел бәйрәмнәре һәм концертлар тәкъдим итәчәк.
Милли яшьләр театры М. Кәримнең «Киресенчә Яңа ел», шулай ук «Яңа ел зилзиләсе» спектакльләре сериясен башлый.
Башкорт дәүләт курчак театры нәни тамашачылар өчен «Бер кар бөртеге тарихы», «Тылсымлы уенчыклар», «Нәрсә ул Яңа ел» һ.б. спектакльләр парадын әзерләде.
Аерым алганда, Бөрҗән районында Киез итек бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелде. Баймак районында традицион рәвештә торак пунктларда тройкалар һәм аерым җигүле атлар конкурсы үткәрелә.
Бишбүләк районында Кыш бабайның онлайн-кабул итү бүлмәсе узачак. Биредәге мәгълүмат чараларында Кыш бабайның телефон номеры басылачак, анда билгеле бер көнне Кыш бабайга шалтыратып, аралашырга мөмкин булачак. Бала шигырьләр сөйли, Кыш бабайның котлавын һәм музыкаль бүләк ишетә ала.
Бүздәк районында иң оригиналь чаналарга конкурс оештырыла. Хайбулла районында «Әкияти персонаж» (костюмнар кигән фото) һәм «Кышкы уеннар» челленджлары уйлап тапканнар. Катнашучылар әкият персонажлары образында фотога төшә һәм фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштыра. Шулай ук районда традицион бәйрәм – Балыкчы көне дә узачак.
Илеш районында «Минем иң яхшы Яңа ел» рәсем конкурсы, «Үз кулларың белән Яңа ел бүләге», «Үз кулларың белән Яңа ел уенчыгы» дигән онлайн-осталык дәресләре үтәчәк.
Кырмаскалы районы Яңа ел прәннекләре ясау буенча онлайн-осталык дәресе, Меләвез районы – “Теләкләр шары»
челенджы оештыра. Катнашучылар шарны күтәрә, теләкләрен белдерә һәм эстафетаны тапшыра.
Муниципалитетларда күп кенә креатив, кызыклы чаралар узачак. Хәзерге вакытта Мәдәният министрлыгы тарафыннан Яңа ел чаралары календаре төзелә.
Фото: v-kurse.ru