+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 декабрь 2020, 15:12

Радий Хәбиров Кыш бабай булып алган

Ишембайда яшәүче Татьяна Буланкина республика Башлыгы Радий Хәбиров теләген тормышка ашырган өч бәхетленең берсе булды.

Ишембайда яшәүче Татьяна Буланкина республика Башлыгы Радий Хәбиров теләген тормышка ашырган өч бәхетленең берсе булды.

Радий Хәбиров Башкортстанның өч кешесе — ике үсмер һәм пенсионер ханым өчен Кыш бабай вазыйфасын башкара. 17 декабрьдә ул «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашты.

Ул «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында урнаштырылган чыршыдан акциядә катнашучылар теләге белҗн өч чыршы шарын алган.

Тугыз яшьлек Михаил Манулин электрон микроскоп турында хыяллана, ә 15 яшьлек Роман Щекатуров – олылар өч көпчәкле велосипед турында. 65 яшьлек Татьяна Буланкина күптән инде зур экранлы планшет алырга теләгән икән.

Масштаблы акциянең максаты - ятим, яисә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең Яңа ел хыялын тормышка ашыру.

Татьяна Буланкинага «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашырга кызы Анастасия ярдәм иткән. Өлкән яшьтәге ханым берничә катлаулы операция кичергән һәм хәзер тернәкләнү дәвасы ала.

Кыш бабай белән Кар кызын каршыларга Буланкиннар гаиләсе тулысынча җыелган. Төбәк Башлыгы исеменнән зур экранлы планшетны Татьяна Буланкинага Ишембай районы хакимиятенең социаль сәясәт бүлеге начальнигы Роберт Ибәтуллин тапшырган.

Анда ни өчен шундый теләк туды дигән сорауга, Анастасия Буланкина оныкларының гимнастика буенча ярышларда чыгыш ясаган фотосурәтләрен һәм видеоларын карау җайсыз булуын әйткән. Хәзер Татьяна Буланкина туганнары белән видео-элемтә аша аралаша һәм күршеләренә оныкларының казанышларын күрсәтә ала.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: