Уфаның беренче Җәмигъ мәсҗиде ачылуга – 190 ел.
Мәчет – мөселманнарның гыйдабәт кылу өчен төзелгән архитектура корылмасы. “Мәчет” сүзенең беренчел варианты – “мәсҗид”. “Мәсҗид” сүзе “сәҗәдә” (йөзтү-бән егылу, сәҗдә кылу) сүзеннән ясалган һәм гарәпчә-дән сәҗдә кылу урыны дип тәрҗемә ителә. Ягъни намаз вакытында Аллаһка сәҗдә кылу урыны дигәнне аңлата.
Уфаның беренче Җәмигъ мәчете мөфти Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов үтенече белән 1830 елда Случевск тавы янында Фроловск (әлеге Тукай) урамында салына. Моңа кадәр җомга намазын мөселманнар беренче мөфти Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәеновның Телеграф (хәзерге Цюрупа) урамындагы йортында укыган, соңыннан бу бинада Уфа өяз училищесы урнаша.
Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов – икенче мөфти, ул патша Александр Iнең 1825 елның 30 сентябрендәге указы белән тәгаенләнә. Ул 1826 елның 15 февраленнән мөфти вазифасын үти башлый. 1826 елның 7 маенда хөкүмәт аңа яңа йорт сатып алу, яки төзү өчен 4 мең сум көмеш акча бирә. 1827 елның 29 апрелендә мөфти Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов (Ырынбур шәһәре мәчетенең беренче имамы) 791нче ишегалды урыны булган йорт һәм “буш квартал” мәчетен салу өчен җир бүлеп бирү үтенече белән губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә. Анда элек 1821 елгы янгын вакытында янган губерна идарәсенең агач йорты булган. 1828 елның 5 маенда губерна төзелеш комиссиясе тарафыннан мөфтигә бирелгән план буенча, дүрт урын билгеләнгән: өстән уң яктан — мөфти йорты, сул яктан мәчет һәм читтән килгән мөселман дин әһелләре өчен, ә калган ике урын йортлар төзү өчен бүленә. Мәчет бинасы һәм читтән килүчеләр өчен йорт иганәләр исәбенә төзелгән, ә мөфти йорты казнадан алынган акчага салынган һәм 1839 елда Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимовка шәхси биләмәгә бирелгән һәм казна йортлары исемлегеннән чыгарылган. Уфаның беренче Җәмигъ мәчетен билгеле сәүдәгәр Мөэмин Таһир улы Хуҗасетов төзетә, бу изге эшкә 12 мең сум (көмеш белән) сарыф итә.
“Габдессәлам мөфтинең тырышлыгы вә гайрәте нәтиҗәсендә Мөэмин бине Таһир бине Нәзир бине Туктамыш бине Хуҗасәед исемле казанлы сәүдәгәр Уфа шәһәрендә Беренче таш мәчетне төзетте. Моннан элек бу шәһәрдә мәчет булганлыгы мәгълүм түгел. Бу мәчетнең тыштан кергәч икенче ишек өстендә ташка ошбу сүзләр язылган: “Бу мәчетне мөфти Габдессәлам бине Габдеррәхим тырышлыгы белән Мирза Мөэмин бай бине Таһир әл-Казан төзетте... Мәчет 1246/1830 ел 12 рамазан/ 7 марта ачылды”, дип язды билгеле галим һәм мөфти Риза хәзрәт Фәхретдин.
Мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлев вафат булгач, 1951 елның февралендә Уфа шәһәрендә үткән СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте пленумында вакытлыча мөфти вазифасын башкаручы Баймөхәммәт хәзрәт Тугызбаев чыгышында болай дип билгели: “С 1825 по 1840 год, на должности муфтия был назначенный правительством – Габдульсалям Габдрахманов. В годы его служения муфтием на средства Казанского купца Габдулмуэмина ибни Тагира была, построена мечеть первого прихода города Уфы. Муфтий Габдульсалям Габдрахманов скончался в 1840 году и был похоронен в Уфе на татарском кладбище”.
Мөфти Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов вафат булганнан соң, мәчетнең имам-хатыйбы итеп аның улы Әхмәди хәзрәт Габдессәләмов билгеләнә. Ахун Шәрәфетдин Габделвахит улы Сөләйманов 1841 елдан башлап 40 елдан артык мәчетнең имам-хатыйбы булып тора.
1890 елда ахун, имам-хатыйб Хәйрулла хәзрәт Госманов 4500 сумга Җәмигъ мәчете өчен Фролов урамында урнашкан һәм Әсәкәев һәм Мәкъ-сүтов йортлары арасында урнашкан курасы, мунчасы һәм җимеш бакчасы белән йорт сатып ала. Сатып алу мәхәллә халкы акчасына эшләнгән. ХХ гасыр башына мәчет мәхәлләсенә 920 кеше кергән.
Мәчет янында “Госмания” мәдрәсәсе эшли. Ул 1887 елның октябрендә ачылган. 1906 елдан губерна земствосы идарәсе акчасы һәм мөселманнар иганәсе исәбенә төзелгән ике флигильле таш, өч катлы бинада урнаша. Мәдрәсә башта — мәчеткә руханилар, соңрак мәдрәсәләргә башлангыч белем бирүче мөгаллим һәм хәлфәләр әзерли. Уку 12 еллык була. Мәдрәсәдә шәкертләр саны 180-190га җитә. Ислам дине кануннарын һәм гарәп, фарсы телләре, дөньяви фәннәрдән туган тел, арифметика, география укытыла. Шәкертләр Хәйрулла Госманов язган татар һәм башкорт балалары өчен әлифба һәм гарәп теле дәреслеге буенча укый. Урыс теленнән И. Еникеев һәм Гомәр Терегулов укыта.
Затлы Чыңгыз нәселеннән булган дүртенче мөфти Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилевны халык ярата, ул мөсел-маннар арасында зур абруй казана. Шиһабетдин Мәрҗани: “...Байлыгы зур, дәрәҗәсе югары, теле белән әсир итә торган зат, шул ук вакытта яхшы язучы”, дип язды аның турында. Мөфти 1885 елның 2 гыйнварында вафат була. Халыкның мөфтине сөюе шулкадәр көчле була ки, аны җирләү өчен зиратка җибәрмиләр. Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилев Эчке эшләр министры рөхсәте белән Диния нәзарәтенең Җәмигъ мәчете ихатасында җирләнә. Ил алдындагы хезмәтләрен югары бәяләп, баш очына таш куела, кабере чуен, сәнгать җәһәтеннән үзенчәлекле рәшәткә белән уратып алына. “Мөфти Сәлимгәрәй хәзрәтләре Уфа шәһәрендә вафат була. Җомга көнне намаздан соң җеназасын мелла Мөхәммәд бине Салих әл-Гомәри казый укып, Уфа шәһәрендә таш мәчет күршесендә җирләнә. Сиксән ике яшендә була. 1220 (1806) елда Килем авылында туган. Балалары юк”, дип яза Шиһабетдин Мәрҗани.
1865 елда мөфти булып сайланган Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилев 1872 елда ачылган Уфа татар укытучылар мәктәбенә ярдәм итә. Аның йогынтысында мәктәптә Ислам рухы хөкем сөрә, бу уку йортын тәмамлаучылар-ның күпчелеге рухани булып китә. Кызганычка каршы, бу уку йорты 1889 елда ябыла. Губерна попечительләр комитеты директоры һәм әгъзасы булып тора. Хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә: балалар приютына һәм мәчетләргә җир участоклары бүләк итә, акчалата ярдәм күрсәтә. Уфадагы мөселман приютына вакыф сыйфатында 2 мең дисәтинә (үзе биләгән барлык җиренең өчтән икесе) җир бүләк итә. Бу приют 1878 елның 5 октябрендә тантаналы шартларда ачыла.
Приютның ачылуы Русия мөселманнары тормышында олы вакыйгага әйләнә, башка байларга үрнәк булып тора. Ул беренчеләрдән булып корылык нәтиҗәсендә килеп туган ачлыктан интегүчеләргә ярдәм оештыра. Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилевның чакыруы буенча 1867 елда 2431 сум акча җыелып, мохтаҗларга таратыла. Ул коры килгән, уңыш түбән булган 1874 елда да акча җыю оештыра.
Мөфтинең тол калган хатыны Фатыйма Тәфкилева 1908 елда иреннән килгән бер биләмәне Уфаның беренче җәмигъ мәчетенә бүләк итү теләген белдерә. 37х45 сажин зурлыгындагы биләмәдә каралтылар һәм ике катлы таш йорт була. 1883-1906 елларда бинаны Крестьян җир банкының Уфа бүлеге арендага ала. Ул 80 мең сумга бәяләнгән һәм 1909 елның 8 апрелендә мәчеткә бүләк ителгән. Тол хатын бүләк итү акты документында “бүләк ителгән милекнең чиста кереме суммасыннан чыгымнар минем һәм үлгән иремнең каберләрен карап тотуга сарыф ителергә тиеш” дип әйткән. Фатыйма Тәфкилева 1912 елның 19 июнендә 85 яшендә вафат була, ире Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилев янында җирләнә.
Бишенче мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәт Солтановны 1915 елның маенда паралич суга, 12 июньдә, җомга көнне, көндезге сәгать 11дә вафат була. Ул Уфада Җәмигъ мәчете ихатасында Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилев янында җирләнә. “Уфимская жизнь” шәһәр гәзите аны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелуы турында яза. Мөфти белән хушлашуны фотограф Герман, фотосурәткә төшереп тарихта калдырган.
1950 елның 6 августында 69 яшендә вафат булган тугызынчы мөфти Габдрахман Рәсүлев та Уфаның 1нче Җә-мигъ мәчете ихатасында җирләнгән.
1894-1911 елларда инженер-архитектор И. Мялов проекты буенча җә-мигъ мәчете төзекләндерелә.
Октябрь революциясеннән соң, сәяси золым елларында, динне кысрыклау, гыйбадәтханәләрне ябу, манараларын кисү, руханиларны эзәрлек-ләү чорында да бу мәчет ябылмый. 1960-94 елларда ул — Уфада эшләүче бердәнбер мәчет. 1990 елда мәчет каршында мәдрәсә ачыла.
Шәһәрдә аерым вертикаль корылмалар (чиркәүләр, манаралы мәчетләр, янгын вышкалары, күпкатлы йортлар) төзегәндә, алар күрше биналар арасында аерылып торганлыктан, элекке архитекторлар аларның шәһәр силуэтын булдыру өчен әһәмиятен исәпкә алган. Мондый биналар терәк булып әверелә, алар шәһәрнең гомум образын баета һәм үзара архитектур бәй-ләнештә була. Уфаның беренче җә-мигъ мәчете Спас (хәзерге Яңа күпер) урамын матур үзенчәлекле итеп тә-мамлый. 2006 елда республикада игълан ителгән “Төзекләндерү елы” һәм Башкортстанның Русия составына ирекле керүенең 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында мәчет бинасы реставрацияләнде.
Уфа халкы бу мөселман гыйбадәтханәсен “Тукай мәчете” дип атый. Тарихи бина берничә тапкыр үзгәртелде, әмма мәчетнең тышкы кыяфәте үзгәрешсез калды. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте резиденциясе нәкъ менә аның янында урнашкан. Әлеге мәчеттә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җомга намазларын үткәрә.