Республикадамы, илдәме?
ТурСтат порталы быел иң биек Яңа ел чыршылары булган Русия шәһәрләре рейтингын тәкъдим итте.
Мәскәүдәге Кремльнең Җәмигъ мәйданында, Санкт-Петербургтагы Сарай мәйданында һәм Уфадагы Ленин мәйданында Яңа 2021 елга иң зур чыршылар урнаштырылды.
Тере Яңа ел чыршысының биеклеге буенча беренче унлыкка Уфа (30 м), Мәскәү (25 м), Санкт-Петербург (25 м), Сыктывкар (23 м), Углич (Ярославль өлкәсе, 21 м), Данков (Липецк өлкәсе, 20 м), Владимир (18 м), Брянск (13,5 м), Череповец (13 м) һәм Пенза (12 м) керде.
Ә без аның илдә беренче икәнен дә белмичә, яныннан көн дә узгалап йөрибез тагын...
Фото: ufacity.info