Яңа елның тәүге ае,
Саумы, саумы!
Әйтче әле,
шатлыкларың
Безгә бармы?
Уйларыңда
бураннармы
Синең, кармы?
Күңелләрең киңме
синең,
Әллә... тармы?
Ниләр безгә
вәгъдәлисең,
И, тәүге ай!
Көтелмәгән
шатлыкларга
Бул әле бай!
Сөенерме мәхәббәтен
Соң көткәннәр?
Сәламәтлек көтә
һаман
Шул өлкәннәр...
Байлыгын да,
мөлкәтен дә
Бар көтүче...
Бул әле син могҗизаны
Бар итүче!
Бул әле син юк итүче
Сагыш, зарны...
Яңа елның тәүге ае,
Саумы, саумы!
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Яңа ел бәйрәме;
Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына – 120 ел.
2 – Башкортстан Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәсе оештырылуга – 35 ел.
3 – күренекле диктор, Башкортстанның халык артисты Наилә Галәветдиновага 75 яшь;
Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, партия һәм дәүләт эшлеклесе Харис Йомагуловның тууына 130 ел.
7 – Раштуа бәйрәме.
11 – Тыюлыклар һәм милли парклар көне.
13 – Русия матбугаты көне;
Фольклорчы һәм әдәбият гыйлеме белгече, тарих фәннәре докторы, профессор, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лев Барагның тууына – 110 ел.
15 – “Кызыл таң”ның элекке фотожурналисты, сугыш ветераны, БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъләм Зараевның тууына – 95 ел.
16 – шагыйрь һәм журналист Мөнир Вафинга 60 яшь.
18 – ялкынлы комсомол шагыйре Галимов Сәләмнең тууына 110 ел.
24 – билгеле композитор Газиз Дәүләтбирдиннең тууына 70 ел.
25 – Русия студентлары көне;
“Республика Башкортостан” гәзите фотожурналисты, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Рәиф Бадыйковка 75 яшь.
Башкортстанның халык шагыйре Тамара Ганиевага 70 яшь.
27 – Русиянең Хәрби Дан көне. Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан азат иткән көн (1944 ел).