-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 гыйнвар 2021, 14:16

Бүген - 21нче гасырның 21нче елындагы 21нче көн!

Аны 21 сәгать 21 минутта билгеләп үтәбез. Ничек итеп?

Аны 21 сәгать 21 минутта билгеләп үтәбез. Ничек итеп?

Төнге унынчы киткәндә табынга кыздырылган каз куеп, ярты төнгә кадәр маен агызып утыру килешмәс. Үлән чәен бал кабып уртлыйк та, йокы алдыннан кулга китап тотыйк, булмаса. Ә анда - Габдулла Тукай галиҗәнаплары.

Йокы алдыннан.
(Русчадан мокътәбәс)

Гафу әйлә, кичер мине, ходам җаным,
Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым;
Кайсы чакта артык шаян булып китеп,
Берчак юктан гына ямансылауларым.

Кичрелсәче, тәңрем, бәгърем әти, әни,
Дәү әнием, апайларым, бабай, әби;
Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим,
Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик "нәни".

Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр
(Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр);
Иртә белән мин торганда, матур булып,
Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.

Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер,
Дисен аңар бер фәрештәң: "Коймак пешер!"
Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтән,
Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.

Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз,
Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз;
Шаян энем курчакларга тимәсен лә! —
Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз!

Ләүхелмәхфуз — дини тәгълиматка ярашлы, кешенең язмышы турында алдан язылып куелган такта, язмыш тактасы.

Фото: aif.ru


Читайте нас: