+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 гыйнвар 2021, 17:43

Ял көннәрен башкалада узачак бушлай мәдәни чаралар белән бизик!

Башкортстан башкаласында киләсе ял көннәрендә берничә мәдәни-киңкүләм һәм спорт чаралары узачак, аларны бушлай карарга яисә ташлама алырга мөмкин.

Башкортстан башкаласында киләсе ял көннәрендә берничә мәдәни-киңкүләм һәм спорт чаралары узачак, аларны бушлай карарга яисә ташлама алырга мөмкин.

Аерым алганда, уфалылар һәм башкала кунаклары Уфа шәһәре тарихы музеена, В. И. Ленин музей-йортына, шәһәр планетариена, шулай ук Яшь тамашачы театрында узачак спектакльгә бушлай бара алачак. Студентлар өчен республика Хәрби дан музеена, М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт музеена, Милли музейга түләүсез бару оештырылачак.

Шулай ук бу көннәрдә башкала халкы һәм кунаклары боз шугалакларыннан арзан хакка файдалана ала. Мәсәлән, И. Якутов исемендәге паркта бушлай керү һәм тимераякларны прокатка алу өчен 50 процент ташлама оештырылачак.

Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр танып-белү һәм спорт чаралары – викториналар, конкурслар, осталык дәресләре, күргәзмәләр, концертлар һәм эстафеталар узачак. Керү ирекле.

«Уфа-Арена» стадионында якшәмбе, 31 гыйнварда, яшьләр өчен «Яшьлек FEST» зур рэп-фестивале узачак. Чарага керү 13.00 сәгатьтә башлана.

Моннан тыш, шул ук көнне Русия студентлары көненә һәм Халыкара Интернетсез яшәү көненә багышланган бәйрәм чаралары да узачак. Шулай итеп, Урыс дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда "Даешь, молодежь!" чарасы үтә. Бәйрәмдә Башкортстан эстрадасыннан Рөстәм Гыйззәтуллин, Раил Өметбаев, Зилә Бәхтиева, Алтынай Вәлитов, МС Баш, «Zainetdin» этно-проекты һәм «Elvin Grey» лейблы артистлары катнашачак. Чараның хедлайнеры - Башкортстан Республикасының атказанган артисты Elvin Grey (Радик Юлъякшин). Бәйрәм концерты 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.

Хөрмәтле уфалылар һәм башкала кунаклары! Сезне бәйрәм чараларына чакырабыз һәм эпидемиология таләпләрен үтәү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

Сорауларыгыз туса, Уфа шәһәре хакимияте сайтына мөрәҗәгать итегез!

Фото: ufacity.info


Читайте нас: