+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 февраль 2021, 12:15

Әфган тауларын да кичте Аскынның егетләре!

15 февраль – Яугир-интернационалистларны искә алу көне.

15 февраль – Яугир-интернационалистларны искә алу көне.

Туган ил территориясеннән чит­тәге сугышларда катнашкан яугир­ләрне искә алу көне 1989 елның 15 февра­лендә совет гаскәр­ләрен Әфганстаннан чыгару белән бәйле. Дистә ел буе дәвам иткән сугыш күп кенә совет гражданнарының язмышларын сындыра, меңнәрчә кешенең гомерен өзә. 1979 елда совет гаскәрләрен Әфган­стан­га кертү Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килә.


Аннан соңгы 10 ел егетләр­нең туганнары өчен зур сынауга әйләнә, чөнки Әфганстанга китү ирекле дип саналса да, анда барудан баш тартучылар булмаган. Бу безнең халыкның батырлыгын да, Туган иленә тугрылыгын да күрсәтә. Әлеге сугышта Башкортстаннан 9,5 мең кеше катнаша, 343 кеше һәлак була, 6 егетебез хәбәрсез югала. Безнең солдатлар ул сугышта да, Чечняда да батырлык күр­сәтә, орден-медаль­ләр белән бүләкләнә.
Аскын районында яугир-интернационалистларга аеруча зур игътибар бирелә, алар үзләре дә актив тормыш алып бара. Әф­ганстан сугышы ветераннары бер­ле­генең Аскын оешмасы төзелүгә 20 елдан артык вакыт узган, аның рәисе – Азат Фәниз улы Әх­мәт­җанов. Оешманың төп бурычлары – сугыш хәрә­кәтләре ветеранна­рының һәм һәлак бул­ган хәрби хезмәткәрләрнең гаи­ләләренең хокукларын һәм мәнфәгатьлә­рен яклау, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаганда һәлак булган­нарның истә­леген мәңгеләш­терү, ветераннар дуслыгын ныгыту, хезмәттәшлек һәм үзара яр­дәмләшү.
Аскын районыннан йөздән артык солдат һәм офицер Әф­ган­станда сынау үткән. Бүгенге көндә районда 56 яугир-әфган­лы яши. Шулар­ның 22се сугышларда күр­сәткән батырлыклары өчен югары дәү­ләт бүләк­ләренә лаек булган.
2014 елда оешма Совет гаскәрлә­рен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышланган “Барысын да исемләп искә алыйк” дигән китап чыгарган. Ан­да Әф­ганстандагы хәрби хә-рәкәтләрдә катнашкан егет-ләрнең автобиографиясе, фо-то­рәсемнәре, истә­лек­ләре урын алган.
Шул ук елның февралендә районда Әфганстан һәм локаль сугышлар ветераннарына һәй-кәл куелган һәм район Советы ка­ра­ры белән әфганлылар яшә­гән йортларда истәлек йолдызчыклары урнаштырылган.
2001 елда Әфганстанда хез­мәт иткән Илшат Галләмов үз башлангычы белән Дарвин Суфиянов истәлегенә волейбол буенча район турниры оештырган. Хәзер бу ярышлар яшь-ләр сәя­сәте һәм спорт комитеты бе­­лән берлектә ел саен үткәрелә. Аларда сугыш хәрә­кәт­лә­ре ветераннары һәм мәк-тәп укучылары командалары катнаша.
Әфганстан ветераннары берлеге Аскын иҗтимагый бер­ләш­мәсенең уртак эш-гамәл­ләрен координацияләү өчен 2011 елда районда “Шурави” ветераннар командасы оештырылган, ул уку­чыларга патриотик тәрбия бирүдә, шулай ук районда һәм республикада оештырылучы барлык чараларда актив катнаша.
Күптән түгел, районда Балалар һәм үсмерләр спорт мәктә­бендә яугир-интернационалист Дарвин Суфиянов истә­легенә волейбол буенча ярышлар тәмам­ланган. Анда катнашкан алты команда арасында беренче урынны – Кашка авылы урта мәктәбе, икенче урынны – Аскын авылы 1нче урта мәктә­бе, өчен­че урынны – Кубияз авылы мәк­тәбе командалары яулаган.
Шулай ук, Совет гаскәрлә­рен Әф­ганстаннан чыгару кө­ненә багышлап кече сыйныф­лар арасында шахмат буенча район ярышлары узган. Чарада 62 укучы катнашкан.
Район ветераннары үзләре­нең хәрби һәм интернациональ бурычын намус белән үтә-гән, өлкән буынның хәрби тради-ция­ләренә тугрылык саклаган. Үсеп килүче буында намус, ватанпәрвәр­лек, тугрылык, дуслык кебек әхлакый кыйм­мәтләр формалаштыру максатында хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәктәп­ләргә очрашуларга йөри. Батырлык дәрес­ләрендә сугыш хәрәкәт­­ләре ветераннары уку-чыларга үзләре­нең хезмәтләре турында сөй­ли, армиядәге фо-то­рә­сем­нәр­ен күр­сә­тә, яшь-ләрнең спорт белән шөгыль-ләнергә һәм Ватанны сакларга әзер булырга тиешле­генә инандыра.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Читайте нас: