Бүген "Торатау" Конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров анда катнашучыларның кайберләрен аерым билгеләп үтте. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.
Ул Уфаның 3нче бала тудыру йортының баш табибы Зөһрә Гурова һәм ул җитәкләгән коллективка рәхмәт белдерде.
"Стәрлетамак шәһәренең 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Морозова тәрбия эшенә зур өлеш кертә. Аның уңышлары «Русиянең Ел тәрбиячесе» федераль конкурсында билгеләп үтелде. Салават шәһәре 1нче лицееның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Саутина үз укучыларын акыллы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле итеп тәрбияли. Узган елда ул «Русия Ел укытучысы» конкурсының финалы лауреаты булды. Сезне котлыйбыз!" - диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров күпбалалы аналарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Узган елда Башкортстанда 407 хатын-кыз «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Сигез гаилә «Ата-аналар батырлыгы» дәүләт бүләгенә лаек булды.
"Безнең залда Бакалы авылының 2нче мәктәбе укытучысы, җиде бала әнисе Светлана Викторова бар. Викторовлар «Ел гаиләсе-2020" Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында җиңүче булды. Уфада алты баланы тәрбиягә алган Куликовлар гаиләсе тирән ихтирам уята. Пандемия вакытында аларның әнисе Елена Александровна «Хатын-кыз бәхете территориясе» фонды белән берлектә тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтте. Олы һәм игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт Сезгә, Елена Александровна!» — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Ярты гасырдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Гөлдәр Моратова, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесеннән алып, республиканың мәдәният һәм милли сәясәт министрының беренче урынбасары, Милли музей директоры дәрәҗәсенә кадәр юл үткән.
Төбәк Башлыгы, шулай ук, пандемия вакытында читтә калмаган хатын-кыз волонтерларны да билгеләп үтте. Күпбалалы әни Майя Ишмәтова «Бердәм Русия» башкарма комитеты каршындагы «Безнең хәстәрлек» үзәгендә, «Игелекле эшләр» хәйрия төркемендә актив эшли. Ул авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итә.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, барыннан да элек, тәҗрибәле табибә Римма Әмир кызы Үтәшева турында Радий Хәбиров аеруча җылы сүзләр әйтте. Ул Ситуацион колл-үзәкнең, волонтерлык хезмәтләренең эшен оештыру өчен күп эш башкарды. Аның көйле эше халык тормышын шактый җиңеләйтте.
«Кадерле хатын-кызлар! Сезнең күңел җылыгыз, язгы кояш кебек, йөрәкләрне җылыта, безгә, ир-егетләргә, яхшырак булырга һәм мөмкин булганча бу дөньяны яхшыртырга булыша. Бәйрәм белән иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз, сәламәтлек, игелек, иминлек һәм бәхет телим. Сезне һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртуы саклап йөртсен. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Бәйрәм белән!" — диде, үзенең котлау сүзен йомгаклап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.