+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
13 апрель 2021, 04:45

Без – беренче!

Юрий Гагаринның дөнья тарихында тәүгеләрдән булып космоска очуына – 60 ел.Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кеше­ләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасы килгән. Бу әкияти геройларны сурәт­ләгәндә дә чагыла: оча торган палас, Убырлы карчыкның “очу аппараты” ролен үтәүче килесе, канатлы кораб...

Юрий Гагаринның дөнья тарихында тәүгеләрдән булып космоска очуына – 60 ел.

Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кеше­ләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасы килгән. Бу әкияти геройларны сурәт­ләгәндә дә чагыла: оча торган палас, Убырлы карчыкның “очу аппараты” ролен үтәүче килесе, канатлы кораб...


Ләкин бу әкияттә генә шулай. Ә табигатьтә тылсымлы көч юк. Ләкин башка көч бар — тар­тылу көче. Шуңа күрә кеше җирдән кү­тәрелеп очып китә алмый. Тик шулай да ке­шеләр җирдән аерылып китү җаен тапкан. Алар, зур шарга кәрзин беркетеп, шар эчен төтен белән тутырганнар. Мондый һава шарын абыйлы-энеле Монгольфьелар төзи. 1783 ел­да кеше беренче тапкыр күккә күтәрелә.

Кешеләр алдына яңа проблема куелган: җилгә каршы оча алырлык җай­лан­ма уйлап табу. Бу җай­ланма — дирижабль. Ләкин аның да кимчелеге булган: ул бик зур һәм тизлеге акрын.

Алдагы адым — самолет ясау. Беренче самолетлар авырлык белән күтә­релеп киткән, очу биеклеге һәм ераклыгы аз булган. Еллар үткән, самолетлар камилләшкән. Галимнәр алдына яңа бурыч куелган: ничек галәмгә очарлык аппарат ясарга? Һәм башта бәйрәм фейерверкларында гына кулланылган ракета моделе буенча реактив двигатель төзү идеясе барлыкка килгән.

Бу ракета бик зур, бер­ничә баскычтан то­ра. Һәр баскычта үзенең ягулык запасы һәм двигателе бар. Андый ракета төзү идеясе белән Константин Циалковский чыга. Ул аны ракета поезды дип атый. Беренче күпбаскыч­лы ракета исә академик Сергей Королёв җи-тәкчелегендә төзелә. Ул 1957 елның 4 ок-тяб­рендә Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгара.

Космоска беренче булып Лайка кушаматлы эт оча.

1960 елның августында Белка һәм Стрел­каның тәүлеклек очышы да әһәмияткә ия. Этләр, очышны уңышлы башкарып, Җиргә әйләнеп кайта. Хәзер инде космосны яулау фикере тагын да ныклырак, күп фактларга таянган, ышанычлы була.
1961 елның 12 апрелен­дә “Байконур” космодромыннан бортына кеше утырткан “Восток” беренче космик корабле һавага күтәрелде һәм Җир тирәли оча башлады. Бу беренче кеше Юрий Гагарин иде.

Барлык радиостан­цияләр: “Корабның авырлыгы 4725 килограмм, апогейда орбитаның биеклеге 327 чакрым, Җир тирәли әйләнү вакыты 89,1 минут. Космонавт үзен яхшы хис итә. Бик яхшы! Төшү башланды...” дип хәбәр итте. Га­җәеп очыш 108 минут дә­вам итте! Ә бу минутлар нинди иде соң! Һәр минуты өчен гасырлар буена дәвам иткән көрәш, хезмәт, эзләнүләр...

Республикадагы барлык матбугат чаралары кебек үк, Дүртөйле районы “Хезмәт бай­рагы” гәзитенең 19 апрель саны тулысынча диярлек Юрий Гагаринга багышланган. Гәзит “Ватандашыбыз, беренче космонавт Юрий Гагарин космик очыштан исән-сау әйләнеп кайтты” дигән баш астында чыга. Беренче биттә КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы һәм Советлар Союзы Хөкү­мәтенең Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә һәм халкына, барлык ил­ләрнең халыкларына һәм Хөкүмәтләренә, бөтен прогрессив кешелек дөньясына мөрәҗәгате басыла. Анда шундый юллар бар:

“Бөек вакыйга булды. Тарихта беренче тапкыр кеше космоска очыш ясады.

1961 елның 12 апреле­н­дә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта космик кораб-юлдаш “Восток” бортында кеше булган хәлдә космоска күтәрелде һәм, Җир шары тирәли очыш ясап, Ватаныбызга – Совет иленең из­ге җиренә исән-сау әйләнеп кайтты.

Космоска үтеп кергән беренче кеше – совет кешесе, Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины!

...Космик корабны төзегән совет галим­нә­ренә, инженерларына һәм техникларына хөрмәт һәм дан!

Беренче космонавт ип­тәш Юрий Алексеевич Гагаринга – космосны үзләш­терү пионерына хөрмәт һәм дан!”

Шулай ук, “Восток” корабында дөньяда беренче тапкыр кешене уңышлы рәвештә космоска очыруда катнашкан барлык галим-нәргә, инженерларга, техникларга, эшчеләргә, барлык коллективларга һәм оешмаларга, беренче совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринга мөрәҗәгать урнашты­рыл­ган.
Гәзиттә, шулай ук, Мәс­кәүдә беренче космонавтны каршы алу турында мәкалә һәм аның чыгышы, Юрий Гагаринга Советлар Союзы Герое исеме бирү, “СССР­ның очучы-космонавты” дигән исем кертү, очучы майор Юрий Гагаринга шушы мактаулы исемне бирү турында СССР Югары Советы Президиумы указлары басылган.
Җирдәге меңләгән галимнәрнең тырыш хезмә­те. Кешеләрнең келәм-самолет хакындагы хыяллары, Леонардо да Винчиның хезмәтләре, Ньютон белән Эйнштейнның законнары, агалы-энеле Монголь­фье­ларның шары һәм Можайский самолеты, Циалковский хезмәтләре, бөтен илебезнең гаҗәеп ракеталар һәм искиткеч кораблар төзүдәге тырышлыгы — һәм менә табигать серләрен ачуда яңа этап!

Юрий Алексеевич 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы гаилә­сендә туган. 1941 елда урта мәк­тәпкә укырга керә, ләкин фашист илбасарлары башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланган­нан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күченә. Анда Юрий урта мәк­тәптә укуын дәвам итә. 1951 елда ул Мәс­кәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесын һәм бер үк вакытта эшче-яшьләр мәктәбен тәмам­лый. Саратов индустриаль техникумында укыганнан соң, шундагы аэроклубта шөгыль­ләнә, Ырынбур авиация училищесында белем ала. 1957 елдан авиа­ция­дә очучы булып хезмәт итә. 1959 елда Галәмгә очарга әзерләнә.
Очыш алдыннан двига­тель­ләрне эшлә­тергә ко­манда булгач, Юрий Гагарин шатланып: “Ярый, кузгалдык!” — дип кычкырды. Ул, мөгаен, катлаулы әзер­лек эшләренең тә­мам­ла­нуыннан бик канәгать булгандыр. Бик авыр булды бу эш. Центрифугада, гидростендларда, җылылык камераларында, барокамераларда, сурдокамераларда һәм тагын әллә нәрсә­ләрдә ясалган сынаулар!.. Шулар арасында 50 тапкыр парашюттан сикерү. Ул бу сынауларның барысын да бик теләп башкара. Читтән Җирнең нинди булуын дөньяда беренче булып күргәч, ул тырыш­лыкла­ры­ның бушка китмәвен аңлый. Юрий Гагаринның үзенең әйтүенчә, боларның берсен дә сүз белән генә аңлатып булмый. Иң беренче тәэсир “Нинди матур!” дигән сүз­ләр­дә чагылды.

Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел, ул авырлык югалу халәтен кичерә алмас, авыр­лык югалу халәтен тоеп, төпсез космик киңлекне күреп кешенең психикасы түзә алмас дип фараз кылганнар. Лә­кин бу карашларны Юрий Гагаринның 1961 елдагы очышы кире кага, ул гына да түгел, Герман Титовның “Восток-3” корабында очышы, Леоновның “Восход-Алексей” корабында ачык космоска чыгуы кешенең галәмдә исән калу мөмкинлеген генә түгел, аның уңышлы эшләвен һәм яши алуын да исбат итте.

Юрий Гагарин батырлык, хезмәт сөючән­лек, кешенең чикләнмәгән мөм­кин­лекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды. Урта һәм өлкән буын Юрий Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен ул — үр­нәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була — СССР Американы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше — СССРдан! Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш буларак кабул ителде.
Юрий Гагарин бөтен дөньяны йөреп чыкты, аның Җирдән беренче булып космоста булуын әйтеп тә торасы юк. Ә менә Уфада, кызганычка каршы, булмады. Әмма легендар космонавтны безнең шәһәр белән бик күп нәрсә бәйли икән. Мәсәлән, Уфада Юрий Гагаринны реактив самолетта очарга өйрәткән педагог яшәгән. Николай Пенкин Ырынбурда Чкалов училищесында булачак беренче космонавтны укыткан.

Башкортстан башкаласында 1961 елда ачылган яңа кинотеатр беренче космонавт хөрмәтенә аталган.

Уфада ике урам Гагарин исемен йөртә. Берсе – Сипайловода, икенчесе Орджоникидзе районының Яңа Черкасса бистәсендә. 1983 елда Сипайлово микрорайонында, халык урнашу алдыннан, Башкорт­станның атказанган төзүчесе Владимир Унжаков һәм РСФСР­ның атказанган архитекторы Фәрит Рехмуков тәкъдиме белән яңа урамнарга Гагарин һәм Королев исемнәре бирелде.

2011 елда УДАТУ корпусы алдында Юрий Гагарин бюсты ачтылды. 2013 елның сен­тябрендә Сипай­ловоның Гагарин урамындагы 14/1 йорт диварында беренче космонавт Юрий Гагарин портреты барлыкка килде. Яшь Уфа рәссам­нары Олег Кайбышев һәм Артур Лукьянов тасвирлаган рәсем биш катлы йорт­ның бөтен янъягында ясалган, аның зурлыгы – 7х9 метр.

1962 елның 9 апрелен­дәге СССР Югары Советы Президиумы указы нигезен­дә 12 апрель Космонавтика көне дип игълан ителә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.
Читайте нас