Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме.
2 – Билгеле җәмәгать эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры, авыл хуҗалыгы белгече, профессор Рәдил Мөхәммәтдиновка 85 яшь;
– татар һәм башкорт профессиональ музыка сәнгате остасы, композитор Солтан Габәшинең тууына – 130 ел.
3 – Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне;
– Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдиновага 70 яшь.
4 – Рәссам Вәкил Шәйхетдиновка 70 яшь.
5 – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе комиссары Дәүләт Ариткуловның тууына – 120 ел.
7 – Радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
8 – Кадер киче.
9 – Җиңү көне.
11 – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншинга 50 яшь.
12 – Бөтендөнья шәфкать туташлары көне;
– шагыйрь Равил Нигъмәтуллинның тууына – 80 ел.
13 – Ураза гаете.
15 – Халыкара гаилә көне.
18 – Халыкара музейлар көне.
25 – Язучы Мөкәрәмә Садыйковага 90 яшь.
27 – Күренекле педагог, профессор, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазинага 95 яшь;
– Китапханәчеләр көне.
28 – Ил чиге сакчылары көне;
– туган якны өйрәнүче, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләр лауреаты Юрий Узиковның тууына – 90 ел.
* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә.
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә.
* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр.
* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт.
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка.
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.
* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.
* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.