+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Телевидение белән - тарих юлларыннан

Русия телевидениесе тарихында беренче тапкыр бу елда уникаль проект — "Одна на всех" дигән телемарафон тормышка ашырылачак, аның аталышы Булат Окуджаваның легендар җырыннан алынган.

Русия телевидениесе тарихында беренче тапкыр бу елда уникаль проект — "Одна на всех" дигән телемарафон тормышка ашырылачак, аның аталышы Булат Окуджаваның легендар җырыннан алынган.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Бөтенрусия телевизион марафоны Камчаткадан Калининградка кадәр гаять зур ара узачак.

Зур илнең барлык төбәкләре - геройлар, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләре бер эфирда 8 майда иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эфирда булачак. Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясенең 80нән артык филиалы бердәм тарих — Җиңү тарихын булдырачак.

Проектны тормышка ашырырга «СМОТРИМ» мультимедиа онлайн-платформасы мөмкинлек бирде. Ил төбәкләрен бәйләүче буын «Волгоград-ТРВ» студиясе булачак. Көн дәвамында эфирга герой-шәһәрләр, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләре дә кушылачак.

Безнең республика халкы телемарафонны 8 майда «Башкортстан 24» телеканалы эфирында күрәчәк, ә 9 майда безнең канал республика телетапшыруы тарихында беренче тапкыр Җиңү парадын — Кызыл мәйданнан кадрлар реаль вакыт режимында трансляцияләүне күрсәтәчәк.

Җиңү парадын трансляцияләү 9 майда 11 сәгать 55 минутта «Башкортстан 24» телеканалында башлана.

Фото: gtrk.tv
Читайте нас: