+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тугызынчы майда кояш көләчәкме?

Күз яшьләре аша зур шатлык алып килгән Җиңү бәйрәмендә табигать безгә нинди һава торышы әзерли?

Күз яшьләре аша зур шатлык алып килгән Җиңү бәйрәмендә табигать безгә нинди һава торышы әзерли?

Бу уңайдан синоптикларның фаразларына колак салыйк. "Башгидромет"тан хәбәр итүләренчә, Җиңү көнендә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +8, +12 градус тирәсе торса, көндез +23, +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил дә җиңелчә генә исәчәк, ди.

Бәйрәмнән соң алдагы атна башында республика территориясенә җылы һава массасы киләчәк. Ул температура фонын гадәттәгедән 2-4 градуска күтәрәчәк. Ягъни төнлә термометр баганалары +6, +11 градусны күрсәтсә, көндез +20, +25 градуска җитәчәк. Шулай да кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал, дип хәбәр итә синоптиклар.

Көннәрнең җылы торуы бакча эшләре өчен уңай, әлбәттә. Ләкин явым-төшемнең булмавы һәм һава температурасының күтәрелүе урман янгыннары хәвефен арттыра, дип кисәтә коткаручылар.

Фото: orpheusmusic.ru
Читайте нас