+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бакалы батырларны данлый

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан район Хакимияте башлыгы Александр Андреев һәр ветеранны шәхси котлады.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан район Хакимияте башлыгы Александр Андреев һәр ветеранны шәхси котлады.

Бөек Ватан сугышы елларында Бакалы районы халкы да явыз дошманга каршы батырларча көрәште. Яу кырларында совет халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бирелгәнлек, батырлык, кыюлыгын гәүдәләндерде алар. Бу районнан уналты меңнән артык кеше фронтка киткән һәм биш меңнән артык яугир сугыш яланында ятып калган. 6 кеше – Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов, Афанасий Георгиевич Карманов, Талип Латыйф улы Нуркаев, Михаил Петрович Петров, Михаил Анисимович Соколов, Василий Ильич Утин Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Яков Дмитриевич Костин, Степан Сергеевич Туснолобов, Василий Михайлович Варфоломеев, Виктор Никифорович Зотов — Дан орденнарының тулы кавалерлары. И. И. Репин 4 тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. “Кара генерал” кушаматын алган легендар шәхес, Чехословакиянең милли герое Даян Мурзин да, Польшаның милли герое Александр Кузнецов та Бакалы районында туып үскәннәр. Бакалының иң матур урамнары шушы каһарманнар исемнәрен йөртә. Сугышта һәлак булганнарның үлемсез батырлыгын данлап район үзәгендә, авылларда һәйкәлләр куелган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан район хакимияте башлыгы Александр Андреев районның барлык ветераннарын котлады, аларга бүләкләр һәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбировтан котлау хаты тапшырды.
8 май көнне, мәсәлән, Иске Маты авылында Яшьләр урамында Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Дмитриевич Назаров йортына кадәр бәйрәм колоннасы узды. Аны бәйрәм белән котларга район хакимияте, Иске Маты авыл советы җитәкчеләре, мәктәп коллективы һәм укучылары, хезмәт коллективлары, авылдашлары һ. б. килгән иде.

Фото: bakali.rbsmi.ru
Читайте нас: