+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Борайда Хәтер урманы шаулый

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын борайлылар оешкан төстә, матур каршылый.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын борайлылар оешкан төстә, матур каршылый.

Борай районында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан күптөрле чаралар уза. Бәйрәмгә багышлап, берничә авылда, атап әйткәндә, Сәет-Көрҗәдә, Иске Көрҗәдә, Түгәрәктә һәм Аетта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачу тантанасы булды. Обелисклар "Бердәм Русия" партиясенең "Анык эшләр" программасы ярдәмендә төзелгән. Алар янында тантаналы митинглар оештырылды.

8 май көнне, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Таҗи Гыйләҗетдинов истәлегенә багышланган традициягә әверелгән җиңел атлетика эстафетасы узды.

Борайда район Мәдәният йорты үзешчән артистлары Бөек Җиңү көненә багышланган күчмә концерт куйды, аны Төзүчеләр урамында яшәүчеләр үз йортларының тәрәзәләреннән яки капка төбенә чыгып тамаша кылды. Концерт ахырында тамашачылар артистларга кушылып данлыклы "Җиңү көне" җырын башкарды.

Тарих битләренә күз салсак, Борай районыннан фронтка 14650 кеше китә, шуның 7174енә генә туган якларына кире әйләнеп кайту бәхете насыйп була. Әлеге вакытта районда 8 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Бөек Җиңүгә әзерлек кысаларында моннан берничә ел элек Борайда 7 гектар мәйданда Хәтер урманы утыртылган иде. Ул матур итеп үсеп китте. Биредәге һәр агач фронтка киткән борайлының җирдәге тере гәүдәләнеше...

Фото: vk.com/club106614954
Читайте нас: