+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дүртөйле ветераннары ихтирамга чорналган

Дүртөйле халкы Бөек Җиңү бәйрәмен олылап каршылый.

Дүртөйле халкы Бөек Җиңү бәйрәмен олылап каршылый.

Бу көннәрдә һәркайда тантаналы бәйрәм рухы сизелә: урамнар флаглар, шарлар белән бизәлгән, күптөрле мәдәни чаралар оештырыла. Дүртөйле районының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда, мисал өчен, 7 майдан башлап берсеннән-берсе фәһемлерәк күргәзмәләр эшли. Алар белән яше-карты бәйрәм көннәрендә бушлай таныша ала.

"Наҗар Нәҗми сугыш елларында" дип аталган күргәзмә беркемне дә битараф калдырмый. Биредә бөек шагыйребезнең утлы фронт юлларын үткәндә кулланган плащ-палаткасын да, флягасын да күрергә, шул дәһшәтле елларның кайтавазы булган шигырьләре белән танышырга да була.

Советлар Союзы Герое Василий Горшков, Дан орденының тулы кавалерлары Зиннур Зарипов, Степан Туснолобовның язмышы хакында сөйләүче күргәзмә дә яше-карты өчен фәһемле.

"Хәтер вахтасы" дип аталган Бөтенрусия акциясе кысаларында Ленинград җирендә табылган Бөек Ватан сугышы экспонатларын да күреп була монда.

Музейда фотога төшү өчен өч махсус тематик фотозона булдырылган.

Дүртөйле районында исәннәр сафында бары тик 15 Бөек Ватан сугышы каһарманы гына калган, аларның һәркайсы игътибар, ихтирам белән чорналган. Бу көннәрдә район җитәкчелеге ветераннарны йортларына барып котлый, истәлекле бүләкләр тапшыра, ә район мәдәният сараеның үзешчән артистлары алар өчен концертлар куя.

Фото: район хакимиятеннән
Читайте нас: