+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кушнаренко каһарманына барельеф ачылды

Бүген Кушнаренко районында Советлар Союзы Герое Валентин Дмитриевич Пашировның якты истәлеген мәңгеләштерүче барельеф ачу тантанасы узды.

Бүген Кушнаренко районында Советлар Союзы Герое Валентин Дмитриевич Пашировның якты истәлеген мәңгеләштерүче барельеф ачу тантанасы узды.

Валентин Пашировның исеме һәм портреты уелган барельеф Кушнаренко 1нче урта мәктәбе диварына беркетелде. Советлар Союзы Герое шушы мәктәптә белем алган. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казандагы танкистлар әзерләүче хәрби училищега укырга керә. Училищедан соң Беренче Украина фронтына җибәрелә. Валентин Паширов 1943 елның 6 ноябрендә яуда батырларча һәлак була. Бу вакытта аңа нибары 19 яшь була.

Якташлары Геройның истәлеген кадерләп саклый. Белем алган мәктәбе аның исемен йөртә.

Бүген, Бөек Җиңү көнендә, Валентин Пашировка барельеф ачу тантаналы шартларда узды. Анда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Әхтәмов, Кушнаренко район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин һәм башка мәртәбәле шәхесләр катнашты.

Кушнаренконың Җиңү паркында чәчәкләр салынды, район җитәкчелеге ветераннарны һәм чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Ә үзәк мәйданда районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәтте.

Фото: vk.com/kushadm
Читайте нас: