Барлык яңалыклар

Өч көнлек эш атнасы башланды

Аның да бер көне кыска булачак.

Аның да бер көне кыска булачак.

Республикада өч эш көне булган кыскартылган атна башланды. Бүген, дүшәмбе, Җиңү көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял итәбез.

Атна уртасындагы алдагы бәйрәм көне 13 майга, пәнҗешәмбегә туры килә. Ул көнне Ураза бәйрәме билгеләнә. Шул сәбәпле, чәршәмбе (12 май) эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Шулай итеп, бу атнада сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне эшкә барачакбыз.

Шулай ал итә итә итә, ял итә итә итә майның уртасы да җитеп бара бит, дуслар!

Фото: chitalnya.ru