+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Классташларыма күп сәлам!”

Безгә пионер оешмасының туган көнендә Розалия Моратова яза. Ул тумышы белән Ишембай районының Ишем авылыннан: “Мин, совет чоры укучысы буларак, октябрят та, пионер да, комсомолка да булдым. Кызыл галстукны миңа туган авылым Ишем башлангыч мәктәбендә тактылар. Без, 6 кыз, 3 малай, ул көнне дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алдык. Ул В. И. Ленинның туган көне - 1978 елның 22 апреле, шимбә иде. Күрше авылда интернат-мәктәптә 8нче класста укучы апалар, дәресләреннән кайтып, безне пионер сафларына кабул итеп, галстук белән пионер значогы тактылар. Тантаналы ант бирдек: Ватанны яратырга, яхшы укырга, ил өчен көрәшкә әзер һәм герой пионерларга охшап, кыю булырга.

Безнең отряд Марат Казей исемен йөртә иде. 9 Майда – Җиңү көнендә авылыбыздагы сугыш ветераннарының өйләренә бара, үзебез ясаган котлау открыткалары тапшыра идек.
19 май – Пионерия көнендә кызыл байрак тотып, быргы кычкыртып, барабаннар кагып бәләкәй генә авылыбыз урамыннан пионерлар гимнын җырлап уза идек. "Всегда будь готовь", – дип.
4нче класска күрше авылга сигезьеллык интернат-мәктәпкә бардык. Мәктәп тормышында актив катнаштык. Металлолом, макулатура жыеп тапшыра идек. Язын каен, зирек бөреләре җыеп тапшырырга тиеш була идек. Тимурчылар командасында йөрдек. 1981 елда каен бөресе тапшырып, мин мәктәп буенча беренче булдым. Мәктәп линейкасында Һәдия Дәүләтшинаның "Ыргыз" китабын бүләк иттеләр. Сыйныф сәгатендә романның геройлары Айбулат һәм Гөлйөзем хакында фикер алышулар истә калган. Язлы-көзле колхоз басуында чөгендер утап, бәрәңге алуда катнаша идек.
Актив пионерларны "Башкортостан пионеры" гәзитенә, "Пионер" журналына яздыралар иде. Без гелән алдынгы булдык, отряд советы председателе Гыйльманова Гөлнара иде.
1982 елнын 19 маенда Пионериянең 60 еллыгына багышланган “Зарница” бүген дә истә. Без, кызлар, санитаркалар булдык, үзебез сантар сумкалар тектек. Бер шырпы белән пионер костеры кабызырга тиеш идек, малайларыбыз сынатмады. "Каждый костер когда-то догорит", – дип җырлавыбыз әле дә истә.
Кыңгыраулы мәктәп еллары матур хатирәләре белән истә калган.
Укытучыларыбыз Искәндәрова Таңчулпан Ишбулды кызына, Юлмөхәммәтова Рәмзия Мөхәммәт кызына ялкынлы пионер сәламнәре җибәрәм. Октябрят значогы тагып, октябрятка алган беренче укытучым Шәрәфетдинова Клара Әнвәр кызына рәхмәтем зур.
Әрметрәхим сигезьеллык мәктәбен тәмамлауга быел 38 ел тула.
Марат Казей исемендәге отрядка ялкынлы кайнар сәлам җиткерәм.
1982 елның октябрендә комсомол сафларына кабул ителдек.
9-10нчы классны Петровскийдагы урыс мәктәбендә укыдык.
Бүген Стәрлебаш районының Аллагуват авылында яшим.
Йорт хуҗабикәсемен. Улым, кызым бар. Ирем дә шәхси хуҗалыкта, өйдә, мал асрап яшибез. Оныгым бар, Тимерхан.
“Кызыл таң” гәзитен 1917 елгы нәнәем Мөнәвәрә Дәүләтшина 1994 елга кадәр ел саен алдырды.
19 майда иптәшем Флүр Моратовның туган көне. Аңа 59 яшь тула.
Укып таныган классташларыма – күп сәлам”.
Читайте нас: