+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар бәйрәм итә!

Бүген Дүртөйле районында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне киң колач белән үтә. Иртәнге сәгать унбердә Дүртөйле шәһәренең Александр Матросов исемендәге ял паркында зур сабантуй башланды.

Бүген Дүртөйле районында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне киң колач белән үтә. Иртәнге сәгать унбердә Дүртөйле шәһәренең Александр Матросов исемендәге ял паркында зур сабантуй башланды.

Александр Матросов исемендәге парк Агыйдел елгасына ерак түгел урнашкан. Күптән түгел биредә бик зур төзекләндерү эшләре башкарылды, балалар һәм үсмерләр буш вакытын файдалы үткәрсен өчен заманча уен мәйданчыклары, спорт җиһазлары куелды. Паркның урта бер җирендә - зур, күркәм сәхнә. Балалар сабантуе нәкъ менә шунда күңелле концерттан башланды.

Бәйрәмдә катнашучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов ихлас тәбрикләде һәм күп бала тәрбияләүче әниләргә "Ана даны" медальләрен тапшырды.


Капчык киеп йөгерү, аркан тарту, биеклеккә, озынлыкка сикерү, чүлмәк вату - сабантуйда уеннарның ниндие генә оештырылмады! Хөкемдарларның җиңүчеләргә генә түгел, җиңелүчеләргә дә бүләкләре җитте.

- Без бәйрәмгә бөтен сыйныфыбыз белән килдек, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясенең 2 "Б" сыйныфы укучысы Алсу Ганиева. - Сыйныф җитәкчебез Ләйсән Фәнил кызы Дәүләтшина җитәкчелегендә барлык бәйгеләрдә дә катнашырга өлгердек, Асфальтка төсле рәсемнәр ясау конкурсында да иҗади эшләребезне бик мактадылар. Рюкзакларыбыз уенчыклар, тәм-том белән тулды!

Ә бәйрәм дәвам итә: бүген кичке сәгать алтыда балаларны һәм өлкәннәрне Дүртөйле районы Мәдәният сарае каршында зур бәйрәм концерты көтә.

Фото: М. Латыйпова.


Читайте нас: