+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сабыйларның язмышы өлкәннәр кулында

Бүген — Халыкара балаларны яклау көне. Аларның сәламәтлеген, аң-белемгә ия булуын, иминлеген кайгырту — киләчәгебезне билгеләү ул.

Бүген — Халыкара балаларны яклау көне.

Аларның сәламәтлеген, аң-белемгә ия булуын, иминлеген кайгырту — киләчәгебезне билгеләү ул.

Кояшлы җәйнең беренче көнен балалар аеруча зарыгып көтеп ала, чөнки өч айга сузылган каникуллар башлана.
1 июньдә алар өчен тагын бер бәйрәм — Халыкара балаларны яклау көне. Гадәттә, бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик күп чаралар оештырыла. Тик узган елда пандемия аркасында мондый чаралар оештырылмый калды. Быел исә тормыш янә җанланды, парклар ачылды, бәйрәм уңаеннан Балалар сабантуе, төрле конкурслар, концертлар, фестивальләр оештырыла. Әлбәттә, бу чаралар, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, хәвефсезлек чаралары таләпләренә ярашлы үткәреләчәк.

Балаларны яклау көне дөнья күләмендә 1950 елдан билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессының махсус сессиясендә кабул ителә.
Халыкара балаларны яклау көне — сабыйлар өчен күңелле бәйрәм оештыру гына түгел, ә җәмгыятькә балаларның хокукларын яклау турында да искәртү. Төгәлрәк әйткәндә, өлкәннәргә балаларның исән-имин үсү, белем алу, дин тоту, мөстәкыйль фикерләү, ял итү хокукларына ия булуын, аларны физик һәм психологик көч кулланудан, кыерсытылудан саклауны искә төшерүче көн.
Былтыр республикада 41488 бала дөньяга килгән. Чагыштыру өчен, 2019 елда — 42385, ә 2018 елда 47010 сабый туган. Көзнең беренче аенда Башкортстанда 3 850 нарасый аваз салган, бу, 2019 елның сентябренә караганда, 539 балага күбрәк. 2020 елда республикада 4 —өчәр игезәк һәм 410 икешәр игезәкләр туган.
Социаль страховкалау фондының мәгълү­мати-аналитик системасы мәгълү­матлары буенча, бала тудыру сертификатларын алган хатын-кызлар барлыгы 38,7 мең сабыйга гомер бүләк иткән.
Гадәттәгечә, малайлар күбрәк туган — 20,1 мең, кызлар исә 18,6 мең. Иң күп сабыйларны 34-35 яшьлек әниләр тудырган. Бу — нигездә, гаиләдә икенче һәм өченче балалар. Беренче баланы күпчелек очракта 25 яшьлек әниләр тудырган.
Иң күп сабыйлар җомга көннәрендә туган, узган ел бу көннәрдә 6 353 бала дөньяга килгән. Айлар арасыннан иң “уңышлысы” — август. Җәйнең соңгы аенда 3 382 нарасый туган. “Бала тудыру сертификаты” программасы кысаларында республика медицина оешмаларына барлыгы 411,5 миллион сумнан артык акча күчерелгән.
Республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга — тәрбия, укучыларга заманча белем бирү, аларның ялын оештыру өчен күп эшләр башкарыла.
Җәйге каникул башланган көннәрдә балаларның ялын оештыру һәм сәламәт­леген ныгыту мәсьәләсе аеруча игътибар үзәгендә. Былтыр шулай ук пандемия аркасында балаларның җәйге ялы тулысынча оештырыла алмады. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел җәй 320 мең баланы җәйге ялга һәм сәламәтләндерүгә җәлеп итәргә планлаштырыла, лагерьларның йөкләнеше гадәти норманың 75 процентын тәшкил итәчәк. Беренче смена 13 июньдә башланачак.
Билгеле булуынча, агымдагы елда лагерьларда күләмле чаралар үткәрелмәячәк, балалар күбрәк саф һавада булачак һәм каралган урыннарда су коена алачак. Моннан тыш, быел җәй ата-аналар көннәре гамәлдән чыгарылган, туганнар лагерь территориясенә кертелмәячәк.
Шунысы сөенечле, балаларның җәйге ялын җиңеләйтү һәм ял итү мөмкин­лекләрен киңәйтү өчен Русия буенча кешбэк программасы кертелде. Шулай ук, республика да балаларның җәйге ялын оештыруга финанс ярдәм күрсәтә.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында ата-аналарга 2021 елда балалар лагерьларына юлламаның яртысын компенсацияләргә тәкъдим итте. 25 майдан Башкортстанда балалар туристик кешбэк программасы эшли башлады. Анда катнашу өчен “Мир” түләү системасы картасы ярдәмендә, “Мир путешествий РФ” сайтына теркәлеп, юллама алырга кирәк. Аның бәясенең яртысы биш көн дәвамында сезнең исәпкә әйләнеп кайтачак.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына 48 лагерь кертелгән. Реестрга кертелгән балалар лагере 59га җитәргә тиеш. Барлык 107 балалар лагере кешбэкта үзләре яки республика туроператорлары аша катнашачак дип планлаштырыла.
“Балалар туризмын үстерү буенча федераль программадан тыш, Башкортстанда өстәмә рәвештә балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру программасы эшли. Ярдәм түбәндәгечә күрсәтелә: Башкортстанда яшәүче ата-аналар юлламаны “Кешбэк” программасы буенча Русия дәүләт сәяхәтләре сайтында алалар икән, акчаның 50 проценты — федераль, 30 проценты республика бюджетыннан кайтарыла”, — дип белдерә Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.
Әйе, кечкенәләрнең язмышы өлкәннәр кулында. Балалар яхшылыкны тоеп, матурлыкны күреп үсәргә тиеш. Бәлки, шуңа да аларга бәйрәмне 1 июньдә генә түгел, ешрак бүләк итәргә кирәктер.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Читайте нас: