+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 июнь 2021, 10:10

Республика сезнең белән горурлана!

Бүген — Башкортстан Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу өлкәдә эшләүчеләрнең һәммәсен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Бүген — Башкортстан Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу өлкәдә эшләүчеләрнең һәммәсен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
“Кадерле дуслар!

Бу күркәм бәйрәм басма һәм интернет-басмаларның, телевидение һәм радиоканалларның меңнәрчә журналистларын, китап нәшер итүчеләрне, рәссамнарны, фотохәбәрчеләрне берләштерә.

Сез туган республикабызның елъязмасын язасыз, көнүзәк вакыйгаларны тиз һәм дөрес яктыртып барасыз, заманның иң мөһим сорауларына җаваплар табарга булышасыз, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытуга сизелерлек өлеш кертәсез. Республика безнең башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә эшләүче басмаларның бай телләр төрлелеге белән горурлана.

Безнең журналистларның иҗаты югары бәя ала һәм ил күләмендәге фестиваль-конкурсларда абруйлы бүләкләргә лаек була.

Республика киңкүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы традицияләрен дәвам иткән өчен журналистика ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Барлык журналистлар берләшмәсенә нәтиҗәле эш, яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!” — диелә төбәк җитәкчесе котлавында.
Читайте нас: