+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 июнь 2021, 12:10

Журналистлар бәйрәм итте

Бүген республикада - Башкортстан матбугаты көне. Уфада бәйрәм көнендә язучы, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шаһит Ходайбирдин һәйкәле янында бәйрәм чарасы үтте.

Бүген республикада - Башкортстан матбугаты көне. Уфада бәйрәм көнендә язучы, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шаһит Ходайбирдин һәйкәле янында бәйрәм чарасы үтте.
Традиция буенча, чара Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Җыелучыларны Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев һәм Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков тәбрикләде. Максим Ульчев журналистларның укучылары хакына эшләвен һәм гәзит-журнал алдыручыларның безнең өчен бик кадерле булуын ассызыклады. Вәдүт Исхаков басмаларга - зур тиражлар, аларның сайтларына күп укучылар теләде.
Уңышларга ирешкән журналистларга — Берлекнең бүләкләре, яңа әгъзаларга таныклыклар тапшырылды. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Ләйлә Аралбаева беренче тапкыр Русия күләмендәге Мактау грамотасы алуына сөенечен белдереп, барлык хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.
Журналистика ветераны, элекке матбугат министры Зөфәр Тимербулатов ничек итеп 14 июньне республика журналистлары бәйрәме итүне оештыру турында сөйләде, каләм осталарына иң яхшы теләкләрен җиткерде.
Халык язучысы, сатирик Марсель Сәлимов республикада бу бәйрәмнең 23 ел элек башлануын билгеләп китте. Гадәттәгечә, һәммәсен дә оста юморлы сүзләре белән көлдереп алды.
Ләйсән Якупова.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: