Барлык яңалыклар

“Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!”

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне.Ватанны сакларга бердәм күтәрелгән күпмилләтле дәүләтебездә яшәүче халыклар рух ныклыгы белән матди көчне һәм корал куәтен бик күпкә арттырды.1941 елның 22 июнендә илебез тарихында канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Илне саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелә. Совет солдатларының һәм офицерларның батырлыгына карамастан, беренче көннәрдә һәм айларда дошманны туктатып булмый. Әмма 1941 елда ук инде Германия генералитеты тарафыннан уйланылган “Яшен тизлегендәге җиңү” планы Мәскәү янында челпәрәмә килә. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Тула, Смоленск һәм Курск янындагы каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый...

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне.

Ватанны сакларга бердәм күтәрелгән күпмилләтле дәүләтебездә яшәүче халыклар рух ныклыгы белән матди көчне һәм корал куәтен бик күпкә арттырды.

1941 елның 22 июнендә илебез тарихында канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Илне саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелә. Совет солдатларының һәм офицерларның батырлыгына карамастан, беренче көннәрдә һәм айларда дошманны туктатып булмый. Әмма 1941 елда ук инде Германия генералитеты тарафыннан уйланылган “Яшен тизлегендәге җиңү” планы Мәскәү янында челпәрәмә килә. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Тула, Смоленск һәм Курск янындагы каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый...


1418 көн һәм төн дәвам иткән Бө­ек Ватан сугышында СССРның гомум югалтулары 26 миллион 600 мең кеше булды.

Безнең республикадан 600 меңнән артык кеше дошманга каршы сугыша. 278 яугир — Советлар Союзы Герое исеменә, ә якташыбыз Муса Гәрәев исә бу исемгә ике тапкыр лаек була, 35 кеше — Дан орденының тулы кавалеры.

Бөек Ватан сугышы чорында Совет халкы фронтта, окопларда гына түгел, ә тылда: завод-фабрикаларда, колхоз кырларында да “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дип, фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте, дәүләтнең куәтен ныгытты, Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте.

1941-45 елларда фронт өчен Башкортстан хезмәтчәннәре тарафыннан 2,09 миллиард сум акча җыеп озатыла. Ул Оборона фондында туплана. Дәүләт Оборона Комитеты рәисе Иосиф Сталин исеменнән комсомолның Башкорт өлкә комитеты секретаре иптәш Нәбиуллинга, Уфаның 11нче мәк­тәбенең Гастелло исемендәге дружина пионерларына, Салават районы колхозчыларына, Сибай руднигы комсомолларына, Яңавыл районының “Урал” колхозы рәисе Галимә Мөҗиповага, тимер юлчыларга, Социалистик Хезмәт Герое, Уфа моторлар төзү заводы авиаконструкторы Владимир Климовка рәхмәт телеграммалары килә.

Башкортстан хезмәт ияләре Оборона фондына керткән акчага “Комсомолец Башкирии”, “Башкирский истребитель”, БАССРның 25 еллыгы исемендәге авиаэскад­рильялар, “Осавиахим Башкирии”, “Учитель Башкирии” һәм башка танк колонналары төзелә. Уфа паровозлар ремонтлау заводы халыктан җыелган акчага бер елда “Александр Невский”, “Полководец Суворов”, “Салават Юлаев” һәм “Уфа” бронепоездлары чыгара.

1941-45 елларда Башкорт­станның колхоз һәм совхозлары дәүләткә 160 миллион пот ашлык, 383 мең тонна бәрәңге, 980 мең центнер ит, 3,2 миллион декалитр сөт тапшыра. Сугыш елларында фронтка 470 мең данә җылы кием, посылкалар белән 360 вагон җыеп озатыла.

Туган илне чын күңелдән сөю фронттагы солдатларны һәм тылда хезмәт салучыларны берләштерде, бу бердәм көч Бөек Җиңү алып килде. “Бер үк металлдан сугыш өчен дә, хезмәт өчен дә медаль коялар”, дигән шигырь юллары ул елларда юкка гына тумагандыр...

Хәтер һәм кайгы көне 1996 елның 8 июнендә Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды.

22 июнь — Бөек Ватан сугышы мәхшәрен үткәннәр, яу кырларында башын салган миллионлаган солдатларның балалары, оныклары өчен Хәтер һәм кайгы көне. Сугыш искиткеч зур кайгы китерде, күпме кешенең язмышын сындырды, йөрәкләребездә уңалмас яралар калдырды... 22 июнь көнне без фронтта һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккән­нәрне, тылда хезмәт салучыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.