+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 июль 2021, 17:03

“Почта элемтәсе хезмәткәрләре зур эш башкара”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда болай диелә:

“Почта элемтәсе хезмәткәрләре зур эш башкара”
“Почта элемтәсе хезмәткәрләре зур эш башкара”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Башкортстанның почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Республиканың почта тармагы 1280 бүлекчәне берләштерә. Аларда 9 мең кеше хезмәт сала. Без барыбыз да сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Гәзит-журналлар, хатлар, посылкалар ташу белән беррәттән, почтада финанс хезмәтләр күрсәтелә, пенсияләр, пособиеләр түләнә, шунда ук халык куллануы товарлары сатыла. Почтальоннар, операторлар, шоферлар һәм башка почта элемтәсе хезмәткәрләре зур эш башкара. Алар иң ерак һәм юлсыз торак пунктларга да барып җитә.

Соңгы елларда тармакта зур үзгәрешләр бара: санлы технологияләр үзләштерелә, почта элемтәсе инфраструктурасы актив үсеш ала. Уфа янында заманча зур логистик почта үзәге төзелә. Ул посылкалар, товарларны Русия буйлап илтеп җиткерүнең вакытын кыскартачак, сыйфатын күтәрәчәк.

Коронавирус белән көрәшү чорында сез югары социаль җаваплылык тойдыгыз. Почта хезмәте бер генә көнгә дә эшен туктатмады, эпидемиология таләпләрен үтәде.

Җиңел булмаган хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен бүген сезгә рәхмәт белдерәбез. Бүгенге почта хезмәтенә нигез салучы ветераннарга ихлас рәхмәт әйтәм. Алар хезмәт сөю, үз эшеңә тугры калу үрнәге булып тора.

Кадерле дуслар! Бәйрәм көнендә сезгә иминлек, хезмәтегездә уңышлар, яңа проектларны гамәлгә ашыруыгызны телим. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын!”

 

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: