+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 июль 2021, 12:35

Радий Хәбиров металлургларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Русиядә Металлург көне билгеләп үтелә.

Радий Хәбиров металлургларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Радий Хәбиров металлургларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген, 18 июльдә, Русиядә Металлург көне билгеләп үтелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге үз битендә әлеге тармакта 20 елдан артык эшләүче ике Белорет кешесен тәкъдим итте.

“Сергей Симонов Белорет металлургия комбинатына, Белорет металлурглар техник лицеен тәмамлап, армиядә хезмәт иткәннән соң урнашкан. Башта кран машинисты була, ә 2004 елдан канатлар ураучы машинист булып эшли. Үз цехында канатлау җиһазларын тулысынча үзләштергән. 160-170 процентка эшләү нормасын үти", — дип язды Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы язган геройларның икенчесе — корыч-җепселле канат цехыннан Александр Апросичев. Ул - бишенче разрядлы мастер, шулай ук ай саен планны арттырып үти. “Кулы шулкадәр оста, ул продукцияне һәрвакыт югары сыйфатлы һәм браксыз чыгара”, — дип бәян итә Радий Хәбиров һәм быел Сергей белән Александрның “Башкортстан Республикасының атказанган металлургы" дигән мактаулы исемгә лаек булуларын өстәгән.

Билгеле булуынча, Металлург көне июльнең өченче якшәмбесендә 1958 елдан башлап билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң әлеге һөнәри бәйрәм металлургия икътисадында зур роль уйнаучы Русия, Белоруссия, Украина, Казахстан кебек БДБ илләрендә сакланып калган.

 
Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрдәге рәсми битеннән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: