+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 август 2021, 12:15

Радий Хәбиров тимер юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Республика җитәкчесе ассызыклавынча, Куйбышев тимер юлы Русиянең мөһим транспорт артериясе булып тора.

Радий Хәбиров тимер юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Радий Хәбиров тимер юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тимер юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Республика җитәкчесе ассызыклавынча, Куйбышев тимер юлы Русиянең мөһим транспорт артериясе булып тора. Ул дистәләгән миллион тонна йөк ташый, икътисадның төп тармаклары эшен тәэмин итә, кешеләргә уңайлы шартларда билгеләнгән пунктка барып җитәргә ярдәм итә.

“Республика тимер юлчылар белән уңышлы хезмәттәшлек итә, йөк ташу буенча лидер булып тора, — дип белдерде Радий Хәбиров. — Без бергә тимер юл инфраструктурасын үстерәбез, Уфадагы вокзалны реконструкцияләүне дәвам итәбез. Ниһаять, күптәнге хыялыбыз – Уфа тимер юл боҗрасы тормышка ашырыла”.

Башкортстан халкы арасында популяр булган поездларда яңа маршрутлар исәбендә Радий Хәбиров “Урал легендасы”н һәм “Айгир”ны, тиз йөрешле “Орлан”ны атады.

“Уфадан Көнбатыш һәм Көнчыгыш экспрессны җибәрергә әзерләнәбез. Алда яңа яхшы планнар күп. Мин тимер юлчыларыбызга, аларның җаваплылыгы һәм югары профессионализмына ышанам", — дип белдерә Башкортстан Башлыгы.

 
 
Фото: сайт Главы РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: