+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 август 2021, 18:10

Төзелешләр гөрләп барсын!

“Кызыл таң”ның дусты Рәзиф Галиев һөнәри бәйрәмен – Төзүчеләр көнен 39нчы тапкыр каршылый икән. Дөньядагы иң тыныч һөнәргә өч дистә елдан артык тугры калган Рәзиф Тәлгать улы үзенә һөнәр алуга, эшле итүгә ярдәм кулы сузган кешеләргә күңелендә рәхмәт хисләре саклый. 

Төзелешләр гөрләп барсын!
Төзелешләр гөрләп барсын!

“Кызыл таң”ның дусты Рәзиф Галиев һөнәри бәйрәмен – Төзүчеләр көнен 39нчы тапкыр каршылый икән. Дөньядагы иң тыныч һөнәргә өч дистә елдан артык тугры калган Рәзиф Тәлгать улы үзенә һөнәр алуга, үзен эшле итүгә ярдәм кулы сузган кешеләргә күңелендә рәхмәт хисләре саклый.

Туган төбәге – Илеш районының Рсай авылына, авылдашларына тугры калган Рәзиф Тәлгать улы “Урал” колхозында төзүче-инженер булып 20 ел хезмәт сала. Хуҗалыкка, авылдашларына кирәкле төзелешләрне тиз арада оештырып, җанландырып җибәрә. Бер үк вакытта читтән торып төзелеш техникумына укырга керә һәм дүрт елдан диплом ала.

“Ул елларда колхозда пилорама, автоүлчәгеч, машина-трактор паркында склад, ашлык, бәрәңге саклагыч складлар, сигез торак йорт, ике балалар бакчасы тиз арада сафка бастырылды. Ындыр табагына асфальт җәю дә җиңелләрдән булмады. Гомумән, төзелеш материалларын табу өчен күп көч салырга туры килә иде. Барлык төзелешләр киң карашлы, төрле яклап белгеч булган колхоз рәисе Роберт Ибраһимов киңәшләре белән башкарылды”, – дип сөйли Рәзиф Галиев.


Бүген ул хаклы ялда һәм эшләп йөрүче коллегаларына теләге бер – төзелешләр гөрләп барсын, халык игелеген күрсен!
Тынгысыз Рәзиф Тәлгать улы исә активлыгын югалтмаган, авылында бик күп эшләрдә катнашып, башлап йөри. Авылын яратучы патриот бу мәхәббәтен Рсай турындагы җырларына сала. Аларга клиплар төшертә. Моның өчен якташлары аңа рәхмәтле.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: