+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 август 2021, 16:50

Башкортстан сезнең белән горурлана!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төзүчеләр көне уңаеннан тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Башкортстан сезнең белән горурлана!
Башкортстан сезнең белән горурлана!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төзүчеләр көне уңаеннан тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Әлеге тармакта 70 меңгә якын кеше эшли, бу бик зур көч. Без төзүче һөнәренең кешелек, республика, соңгы чор тарихында әһәмиятлелеген яхшы аңлыйбыз, – диде төбәк җитәкчесе.

Аның фикеренчә, соңгы елларда төзелеш тармагында уңышлар байтак. Торак һәм сәнәгать объектлары төзү буенча Башкортстан илдә алдынгылар исәбендә. Әмма ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, республика төзүчеләре алдында тагын да зуррак бурычлар куела.

— Төзүчеләр көне — халык бәйрәме. Сез халык өчен уңайлы, җылы йортлар төзисез, соңгы чорда биналарның тышкы ягына да зур игътибар бирәсез. Яңа мәктәпләргә балалар теләп йөрер, дип ышанасы килә, чөнки сез аларны ерактан ук үзенә чакырып торырлык, чагу итеп төзисез. Без ныклы, көчле республикада яшибез, алда безне тагын да зуррак эшләр көтә. Ике көн элек кенә ил Президенты Владимир Владимирович Путин Әбҗәлил районында «Цемикс» коры төзелеш катнашмалары заводын ачу тантанасында катнашты. Әлеге предприятие төзелеш материаллары индустриясен һәм бөтен ил төзелеш тармагын үстерүгә хезмәт итәчәк. – диде Радий Хәбиров тармак алдынгыларына бүләкләр тапшырганда.

Бүләкләнүчеләр арасында "Каркаслы-панельле йортлар төзү комбинаты" җәмгыятенең кран машинисты Мәфтуха Көнесбаева да бар иде. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

– Хезмәтемне югары бәяләп, без эшләгән коллективка, хезмәттәшләремә ихтирам күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез. Яшьлегемдә сайлаган һөнәремә гомер буе тугры булдым, төзүчеләр – җирдә яңалык, матурлык, уйңалылык тудыручылар. Мин шуларның берсе булуым белән горурланам, – диде ул.

Фото: glavarb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: