+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 август 2021, 16:40

Русия флагы көненә Уфада флешмоб узды

19 августта Дуслык монументы янында "Патриот" төбәк хәрәкәте активистлары Русия флагы көненә багышланган "Русия флагы белән горурланабыз!" акциясен уздырды.

Русия флагы көненә Уфада флешмоб узды
Русия флагы көненә Уфада флешмоб узды

"Күпләребезгә, битараф булмаган гражданнар өчен, флаг ул - безнең бөек һәм героик җиңүләребезне гәүдәләндерү, безнең тарих, төрле милләтләрне һәм халыкларны берләштерү символы, - дип сөйләде акциядә катнашучы, Рөстәм Шоров.

Монумент янында флешмобта катнашучылар 40тан артык әләм күтәрде һәм патриотик җырлар башкарды.

Исегезгә төшерәбез, Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне ел саен 22 августта билгеләп үтелә. Бу көнгә багышланган бәйрәм чаралары Русиянең барлык төбәкләрендә уза.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: