+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 август 2021, 21:15

Русия флагы төсләре нәрсә аңлата?

Русиядә Дәүләт флагы көне — иң яшь, заманча бәйрәмнәрнең берсе. Ул 22 августта билгеләнә.  

Русия флагы төсләре нәрсә аңлата?
Русия флагы төсләре нәрсә аңлата?

Уфа активистлары триколор тарату буенча федераль флешмобка кушылды. Бу көнне һәр тәрәзә яисә балконга аклы-зәңгәрле-кызыл әләм эленә.

Акцияне башкалабызның 7 меңнән артык кешесе хуплады.
Мәсәлән, уфалы Эльвира Назарова да акциягә беренчеләрдән булып кушылган. Ул никадәр күп кеше илебез флагы турында күбрәк белсә, шулкадәр яхшырак дип саный.

Флаглар шәһәрнең барлык районнарында таратылды. Активистлар аларны подъездларга кереп тә, урамда да таратты.

“Яшь гвардиячеләр” сүзләренчә, бу бәйрәм — милләтләр берлеге һәм үткәннәр өчен горурлык бәйрәме.

Флагтагы төсле өч буй тирән мәгънәгә ия. Ак төс — тынычлык һәм сафлык, зәңгәр — ышаныч һәм тугрылык, кызыл — энергия, көч, Ватан өчен түгелгән кан.

Барысы да моны белә микән?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: