-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 ноябрь 2021, 09:25

Ноябрь

Көзнең соңгы ае ниләр вәгъдә итә?  

Ноябрь
Ноябрь

Истәлекле көннәр,
һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 — Суд приставлары көне;
педагогия фәннәре докторы, профессор Лена Сәяховага — 90 яшь.
3 — Филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка — 80 яшь.
4 — Халыклар бердәм­леге көне.
7 — Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асан­баевның тууына — 100 ел.
10 — Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне;
Бөтендөнья яшьләр көне;
Бөтендөнья сыйфат көне;
язучы Хәсән Мөхтәрнең тууына — 120 ел.
15 — Башкортстанның халык артисты, бию остасы Радмир Бәдретдиновның тууына — 90 ел;
тарих фәннәре докторы, профессор Рим Янгузинның тууына — 80 ел.
17 — Халыкара студентлар көне;
Бөтендөнья хезмәткә чакырылучылар көне.
20 — Бөтендөнья бала хокуклары көне.
22 — Филология фәннәре докторы, профессор Гыйниятулла Кунафинга — 75 яшь.
28 — Аналар көне.
30 — Филология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъ­мәтуллинның тууына — 100 ел.

Сынамышлар

Ноябрь нинди булса, яз шундый киләчәк, дип ышанган борынгылар.
1 ноябрьдә суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе елның мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
2 ноябрьдә кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрьдә җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрьдә яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
5 ноябрьдә кар яисә яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
6 ноябрьдә Айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтыраса — җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә — суыта.
7 ноябрьдә йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрьдә иртәдән бәс — карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс — суыкка, томан — җепшек көнгә.
11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрьдә көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрьдә суык булып, әтәчләр җырласа, көннәрне җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасыйл булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрьдә мичтә утын шартлап янса — көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
17 ноябрьдә җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кышка, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрьдә кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса яисә тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башкача җылытмый.
21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрьдә суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрьдә көн болытлы, яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрьдә яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне җепшек кар — буранга.
30 ноябрьдә көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: