-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
4 ноябрь 2021, 09:47

"Ике милләтне дә тигез күрәбез"

Балтач районында яшәүче Җиһангировлар гаиләсе күпләргә үрнәк.

"Ике милләтне дә тигез күрәбез"
"Ике милләтне дә тигез күрәбез"

Җәмгыять кечкенә күзәнәкләрдән тора. Бу күзәнәкләр "гаилә" дип атала. Шушы җәмгыятьтә дуслык, татулык булсын өчен катнаш никахлар аеруча зур көч сала. Шундый гаиләләрнең берсе Балтач районының Иске Балтач авылында яши.

Илдар Җиһангиров бүген районның Юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы булып эшли. Ә аның тормыш юлдашы Айсылу Рамазан кызы район хакимиятендә эшкуарлык һәм туризм буенча белгеч. Ул Бөрҗән районынының Иске Субханкул авылында туган.

- Мин шушы районның Көндәшле районында 1985 елда туганмын. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан дәүләт аграр университетына укырга кердем. Икенче курста укыганда ук Бөрҗән районы кызы Айсылу белән очрашып йөри башладык һәм шуннан бирле аерылганыбыз юк, - ди Илдар Габдинур улы.

Бүген Җиһангировлар 3 бала тәрбияли. Икесе инде мәктәп укучысы булса, бәләкәчләре әле балалар бакчасына гына йөри. - Хатыным башкорт булса да, без ике милләтне дә тигез күрәбез. Ул башкортча сөйләшә, мин - татарча. Бөрҗәнгә дә еш кайтып йөрибез. Анда да мин татарча сөйләшәм, ә хатынымның туганнары миңа башкортча җавап бирә.

Башкорт һәм татар милләтләренең телләре, гореф-гадәтләре бик якын. Шуңа да безнең гаиләдә моңа кагылышлы кыенлыклар булмады. Ә менә балаларга ике телне дә өйрәтәбез. Гомумән, икебез дә балаларыбыз ике милләтне дә үз итеп күрсен өчен көч салабыз, - ди ул.

Әле яшь кенә булуына карамастан шундый җаваплы вазыйфа башкаручы бу җитәкчегә сокланмый мөмкин түгел. Чыннан да, кулыннан килгән кешенең эше дә гөрләп бара, гаиләсендә дә бәхет бар шул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: