+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2021, 21:45

Игорь Комаров: ”Җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сызыгындагыларга рәхмәт!”

Бүген илдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров шәхси составны һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

«Сезне һөнәри бәйрәмегез – Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Коронавирус эпидемиясенә, сәламәтлеккә янаган хәвефкә һәм эшләрендә арткан йөкләнешкә карамастан, тәртип һәм хәвефсезлекне тәэмин итү буенча Русия Президенты куйган бурычларны үтәп, җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сызыгында торучыларга рәхмәт белдерәм.

Эчке эшләр органнарының иң яхшы хезмәткәрләре һәрвакыт гаделлек, намуслылык, гражданнарга тирән хөрмәт, югары профессиональлек, хезмәт бурычына һәм Законга тугрылык хисләре белән аерылып торды.

Гомеренең иң яхшы елларын хезмәтләренә биргән эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре һәм ныклы сәламәтлек телим. Сезнең фидакарь хезмәтегез, эшкә җаваплы карашыгыз, куелган бурычларны тагын да нәтиҗәлерәк хәл итәргә омтылышыгыз – үз хезмәт юлын башлап җибәрүче яшь коллегаларыгыз өчен бурычка тугрылыкның ачык мисалы.
Бу бәйрәм көнендә эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә бәхет, иминлек, киләчәктә Русия Федерациясе файдасына нәтиҗәле эш телим", - диде Игорь Комаров.

Исегезгә төшерәбез, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Вакыйга дәүләт башлыгының «Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне турында» (13.10.2011 ел) 1348 санлы Указы белән рәсми дәрәҗәдә ныгытылган. Әлеге дата Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре – оператив-эзләү һәм тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләре, участок, патруль, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары тарафыннан бәйрәм ителә.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә ведомствоның шәхси составы традиция буенча парад формасында эшкә чыга. Эчке эшләр министрлыгының күпчелек хезмәткәрләре бәйрәмне эштә каршылый.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: