Эшкуар хатын-кыз дигәндә, минем күз алдына кечкенә буйлы, чибәр йөзле, өс-башы һәрвакыт караулы, заманча һәм затлы киенгән Ләйсән Баһманова килеп баса.
Ул – гап-гади авыл кызы, тырышлыгы, уңганлыгы, эшсөярлеге белән зур уңышларга ирешкән. Бүген Ләйсән Фаткылбаян кызы – “Илешагропродукт” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шәхси предприятиесенең “Баһман” кибете директоры.
Илеш районының Бишкурай авылында урнашкан “Илешагропродукт” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шәх-си предприятиесе 2018 елда оештырылган. Шушы вакыт эчендә ул тирә-якта киң танылу алып өлгерде.
Әйтергә кирәк, Баһмановлар гаиләсе бу кооперативны ачканчы, базар шартларына яраклашып, үз эшен алып барганнар инде.
– 2007 елда ирем Айдар Баһманов, тирә-як район авылларында халыктан ит җыеп, базарда сата башлады. Өлкән улым бераз үскәч, мин дә сатуга чыктым. Ул чакта итне Дүртөйле базарында сата идек. Нәкъ шул елларда сәүдә эшчәнлегендә утны-суны кичәргә өйрәндем дә инде. Базардан елап кайткан чакларым да аз булмады. Ирем һәрвакыт таяныч-терәк булды. Ун еллап шулай ит саттык, Чакмагышта да үз ноктабызны булдырдык. 2018 елда “Илешагропродукт” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзеп, Бишкурай авылында ит эшкәртү цехында чималдан дистәләрчә төр продукция җитештерә башладык. Бүген ит эшкәртү һәм продукция җитештерү цехында тугыз кеше эшли. Айлык уртача эш хакы 20 мең сумнан арта. Биредә 20дән артык төр ит ризыклары әзерләнеп, сәүдә нокталарына озатыла. Эшне башлаган чорда ук төп игътибарны сыйфатка юнәлттек. Көндәшлек мохитендә башкача мөмкин дә түгел. Шуңа күрә дә цехны ачкач та, эш нечкәлекләрен өйрәнү өчен Уфадан тәҗрибәле технолог чакырдык. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде, җитештергән продукцияне Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш һәм башка район халкы яратып сатып ала. Район авылларында да сату итәбез, – ди Ләйсән Фаткылбаян кызы.
Ләйсән Баһманова – тумышы белән Бакалы районының Иске Куян авылы кызы. Туган авылында тугыз сыйныфны тәмамлагач, Бакалыдагы 78нче лицейга “Утар хуҗабикәсе” белгечлеге буенча укырга керә. Бу уку йортыннан ул машина белән сыер саву операторы, пешекче, тегүче, яшелчәче, авыл хуҗалыгы бухгалтеры таныклыклары алып чыга.
– Нәкъ шушы дипломга ия булуыма мин бик тә шат.
Кияүгә чыгып, Иләкшидегә кайткач, фермада исәпкә алучы булып эшләдем. Бу өлкәдә алган белемем эшемне җиңеләйтте. Пешекче, тегүче һәм яшелчәче һөнәрен белү хатын-кызга бервакытта да зыян итми, бухгалтер да эшкуарлыкта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.
17 яшемдә кияүгә чыктым. Айдар белән икебезнең дә мәхәббәтебез беренче караштан ук кабынды. Әнкәй белән әткәй дә мине килен итеп түгел, кызлары кебек кабул итте. Тормыш иптәшем белән ике ул тәрбияләп үстерәбез. Улларыбызны да бәләкәйдән үк эшкә өйрәтергә тырышабыз. Алар безгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Цехны ачкач, өлкән улыбыз Айнур, мәктәптә генә укуына карамастан, компьютерда алып барыласы исәп-хисапны үзе башкарып чыкты. Товар ташучы, йомышка йөрүче дә ул булды. Ул шушы көннәрдә генә армия сафларына алынды. Илдә тынычлык булып, исән-имин йөреп кайтсын! Тимур икенче сыйныфта укып йөри. Абыйсы үрнәгендә ул да ярдәмчел, – ди Ләйсән.
– Эшкуар хатын-кызга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? – дип сорыйм.
– Иң беренче таләп: олыны – олы, кечене кече итеп, кеше белән уртак тел табып сөйләшә белергә кирәк. Икенчедән, тырышлык булырга тиеш. Өченчедән, эчке ныклык – барган юлыңнан тайпылмаска, куелган максатыңа ирешергә. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Тәвә кошы кебек, башны комга тыгып торасы килгән чаклар да була. Мондый вакытларны үткәреп җибәрергә якыннарым булыша. Аннан соң берни булмагандай тагын яраткан эшемә тотынам. Мин үз тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Көнем иртәнге биштә башлана. Бар нәрсәне дә планлаштырырга күнеккәнмен. Башланган эшне икенче көнгә калдырырга яратмыйм. Туры һәм дөрес сүзле кешеләрне хөрмәт итәм, үзем дә шундыйларданмын, – ди Ләйсән Фаткылбаян кызы.
Баһмановларның заманча төзелгән ике катлы йорты – Иләкшиде авылының күрке. Ихаталары да, йорт эче дә уңган хатын-кыз яшәвенә ишарәләп ялт итеп тора: бар җирдә пөхтәлек, чисталык, матурлык, зәвыклылык. Әйе, башкаларга үрнәк булырлык эшкуар хатын-кыз башкача яши дә алмыйдыр. Шулай да, ничек кенә булмасын, ул тәү чиратта яраткан хатын, назлы әни, нәзәкатьле ханым булып кала.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Иләкшиде авылы.