Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 ноябрь 2021, 15:30

“Әниләрегезгә шалтыратыгыз!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Аналар көне белән котлады.

“Әниләрегезгә шалтыратыгыз!”
“Вәлиевлар гаиләсе Туймазы районының Түбән Бишенде авылында яши. Гаилә башлыгы Рәзиф Гардан улы шофер булып эшли. Аның хатыны Флидә Радик кызы — инглиз теле укытучысы, хәзер пенсиядә. Алар инде 31 ел бергә гомер итә. Аларның гаиләсендә — 12 бала, шуларның унысы - тәрбиягә алган балалар.

Башта алар туганнарының балаларын — 5 яшьлек Лилияне һәм 7 яшьлек Альфредны үз тәрбияләренә сыендыра. Аларның әти-әниләре һәлак булгач, балалар приютта яшәгән була. Лилия белән Альфред үсә төшкәч, Вәлиевлар гаиләсе Диана, Никита, Илнар һәм Айдарны үзләренә ала.

2017 елда Рәзиф Гардан улы һәм Флидә Радик кызы берьюлы дүрт балага — тагын бер Дианага, Радмир, Стас һәм Полинага әти-әни була. Һәр бала музыка белән шөгыльләнә, дүрт малай – курайда, берсе – гитарада, ике кыз фортепианода уйный. Аш бүлмәсендә балалар чиратлап кизү торып ярдәм итә, өйне тәртиптә тоту да чиратка салынган. Малайлар хуҗалык эшләрендә булыша — кар чистарталар, кош-корт һәм терлек карыйлар.

Хәйбулла районының Макан авылында яшәүче Татьяна һәм Петр Мартенслар гаиләсендә —17 бала. Җидесе - үзләренең балалары, ә тагын 10сы тәрбиягә алган, алары да үз балалары кебек. Ә тагын аларның унөч оныклары да бар әле. Алар 34 ел инде бергә. Аларның зур гаиләсендә балалар тәртипкә өйрәтелгән, бер-берсенә булышалар. Кызлар күбрәк бакчада, аш бүлмәсендә, хуҗалык буенча, ә малайлар әтиләре белән бергә өйдә ирләр эшләре өчен җаваплы.

Бу гаиләдә дә балаларга төрле яклап өстәмә белем бирергә тырышалар. Кемдер бию ярата, икенчеләре спорт белән шөгыльләнә. Мартенслар гаиләсе бик тату һәм хезмәт сөючән. Бергә йорт салганнар, совхозда эшләгәннәр, хәзер ир белән хатын үз эшләрен – такси хезмәтен ачканнар.
Быел Вәлиевлар һәм Мартенслар гаиләләре "Ата-аналар батырлыгы” медале белән бүләкләнде. Тагын бер кабат котлыйм!

Бүген, Әниләр көнендә, әлеге гаиләләргә тынычлык, сәламәтлек, җылы мөнәсәбәтләр телим һәм, мөмкинлегегез булса, әниләрегез янына баруыгызны, яки шалтыратуыгызны сорыйм. Сез аларга бик кирәк”, — дип яза социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

 
Фото: социаль челтәрләрдән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова