Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 декабрь 2021, 09:20

Декабрь

Ай нинди булыр?

Декабрь

Ай нинди булыр?

* Декабрьнең егерме бишендә агачларга бәс кунса, алдагы җәйдә иген уңар.
* Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.
* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
* Карсыз декабрь — коры яз билгесе.
* Декабрь башында көчле бураннар чыгып, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
* Декабрь җилле икән, март җылы була.
* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соң килә.
* Декабрьдә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш мул булыр.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
3 — Халыкара инвалидлар көне;
Юристлар көне.
7 — Халыкара гражданнар авиациясе көне.
8 — Башкортстан мөселман­нары Диния нәзарәтенә 1992-2019 елларда җитәкчелек иткән мөфти Нурмөхәммәт Нигъмә­тул­линның тууына — 75 ел.
9 — Ватан каһарманнары көне.
10 — күренекле язучы Гариф Гомәрнең тууына — 130 ел.
12 — Русия Федерациясе конституциясе көне.
15 — күренекле шагыйрә Фәүзия Рәхимгулованың тууына — 100 ел;
— шагыйрә Әнисә Таһировага 80 яшь.
16 — “Кызыл таң”ның элекке журналисты, күренекле язучы Динис Исламовның тууына —100 ел.
18 —ЗАГС хезмәткәрләре көне.
19 — филология фәннәре докторы, профессор Тимергали Килмөхәммәтовның тууына — 80 ел.
20 — Федераль иминлек хез­мәт­кәрләре көне;
— Бөек Ватан сугышы каһар­маны Даян Мурзинның тууына — 100 ел;
— язучы, журналист, драматург Мөхтәр Сабитовка 75 яшь.
24 — Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
27 — Русия Федерациясе коткаручылар көне;
— чәчән шагыйрь, мәгъри­фәт­че Мифтахетдин Акмулла­ның тууына — 190 ел.

 

Автор:Ләйсән Якупова