Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 декабрь 2021, 19:50

Башкортстан каһарманнары белән дан тота

Уфада Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәлләре янында Ватан Геройларын искә алдылар.

Башкортстан каһарманнары белән дан тота

Республика парламенты Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор, көч структуралары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары һәм башкалар Бөек Ватан сугышында, локаль сугышларда һәлак булган батырлар истәлегенә Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

- Бүген республика өчен истәлекле көн, Ватан Геройларын искә алу көне. Безнең күп кенә якташларыбыз үз гомерләрен илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен бирде. Бүген истәлекле датага багышланган чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уза, - дип ассызыклады Константин Толкачев.

Җыелучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды.

- Республикабыз үзенең каһарманнары белән дан тота. Башкортстанның төбәк реестрында 352 Ватан Герое теркәлгән, һәм бүген без алар, Башкортстанның данлы уллары истәлегенә чәчәкләр салдык, - диде Ирек Сәгыйтов.

Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча Башкортстанның уңай тәҗрибәсе Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. 2021 елда төбәк "Ватан Геройлары" иҗтимагый проекты номинациясендә Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү турындагы законнарны үтәүдэ буенча икенче урынны алды.

- Яшьләргә патриотик тәрбия бирү - яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Яшь буынның үз тарихын, традицияләрен хөрмәт итүе мөһим. Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшен барлык муниципалитетларда уздырабыз, анда төбәкнең яшьләр иҗтимагый һәм патриотик оешмалары актив катнаша, - дип сөйләде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Белешмә: Русиядә Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата Русия Федерациясе Дәүләт думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында кертелде.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Башкортстан каһарманнары белән дан тота
Автор:Энҗе Садертдинова