Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 декабрь 2021, 11:18

“Дошман өчен җиңеп булмый торган каршылык, асылда, бөтенхалык каһарманлыгы”

Илебез Президенты Владимир Путин русиялеләрне 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне белән котлады.

“Дошман өчен җиңеп булмый торган каршылык, асылда, бөтенхалык каһарманлыгы”

“Бу бәйрәм илебез тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул безнең ата-бабаларыбызның да, замандашларыбызның да батырлыгын күрсәтә. Үз эшләре, гамәлләре белән, үз тормышы белән Ватанга хезмәт итү үрнәге күрсәткән һәркем бәйрәме бу", - дип билгеләде Русия лидеры.

Аның сүзләренә караганда, нинди генә рәхимсез, аяныч вакыйгалар булмасын, Ватанны саклаучылар, солдатлар, офицерлар һәрвакыт искиткеч кыюлык күрсәтә.

“1812 елгы сугышта да, беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында да, Бөек Ватан сугышы елларында да нәкъ шулай булган. Дошман өчен җиңеп булмый торган каршылык, асылда, бөтенхалык каһарманлыгы булды. Нәкъ менә ул басып алучыларның планнарын, безнең илне буйсындырырга мөмкин булу иллюзиясен җимерде", - диде Президент.

“Әлбәттә, бүген без замандашларыбызга да рәхмәт белдерәбез. Үзләренең күренекле эшләре өчен югары дәүләт бүләкләренә, Русия Федерациясе, Советлар Союзы Герое исемнәренә, Дан һәм Изге Георгий орденнарына лаек булганнарга. Без илебезнең көч-куәтен арттыручылар, үз-үзен аямыйча, хәвеф-хәтәргә карамастан, башкаларны коткаручылар белән горурланабыз. Медицина хезмәткәрләренә, күп кенә башка һөнәр вәкилләренә, бүгенге көндә батырлык, бурычка тугрылык һәм эчкерсезлек традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә аерым мактау сүзләре", - диде Путин.

"Русиядә төрле милләт һәм дин кешеләре яши, әмма Ватан Геройларына хөрмәт, аларның батырлыгы барыбызны да берләштерә, көч-куәт бирә, бердәмлекне ныгыта. Ышанам, һәрвакыт шулай булыр. Бәйрәм белән сезне! Ватан Геройлары көне белән!" - дип котлады Президент.

 

Фото: iz.ru

Автор:Энҗе Садертдинова