

“Башкортстаныбыз каһарманнарга бай - Салават Юлаев һәм Кинҗә Арсланов, Муса Гәрәев һәм Миңнегали Шәйморатов. Без алар белән горурланабыз һәм үрнәк алабыз.
Русиядә Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә Федераль закон белән расланды.
Ватан Геройлары көне мактаулы бүләкләүләргә - Советлар Союзы, Русия Федерациясе Геройлары исемнәренә, Дан һәм Изге Георгий орденнарына лаек булучыларга хөрмәт күрсәтү көне.
Дата 1769 елда патшабикә Екатерина II идарә итү чорындагы әһәмиятле вакыйгага - Изге Георгий Победоносец ордены булдыруга багышланган. Ул чорда сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткән офицерлар һәм генераллар орден белән бүләкләнгән.
Роликта - Идел буе федераль округы геройлары. Алар арасында - безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое Александр Матросов та бар.
Тулырак видеода карагыз”, - диелә ЦУРның котлавында.

