

Башгидрометүзәк 23 һәм 24 декабрьгә һава торышы турында хәбәр итте. Республикада -30 градуска кадәр салкын булачагы фаразлана, шулай ук бераз кар һәм уртача җил булачак.
Бүген көндез урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка талгын җил исә. Һава температурасы көндез -11, -16°, төньяк төбәкләрдә -21°кадәр түбәнәячәк.
24 декабрьдә бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә -20, -25°, аязган вакытта -30°, көндез -16,-21°.
Автор фотосы.