+30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 гыйнвар , 20:25

Радий Хәбиров прокуратура хезмәткәрләрен котлады

Уфада Русия прокуратурасының 300 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Радий Хәбиров прокуратура хезмәткәрләрен котлады
Радий Хәбиров прокуратура хезмәткәрләрен котлады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре һәм юбилей датасы белән котлады.

“Быел Русия прокуратурасы үзенең 300 еллыгын билгеләп үтә. Чын күңелдән прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре һәм әлеге истәлекле дата белән котлыйм. Без дәүләтнең нигезе булган, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүче, гражданнарыбызның хокукларын һәм ирекләрен саклаучы хезмәт ияләрен хөрмәтлибез, — диде төбәк Башлыгы. — Башкортстан прокуратурасы безнең республиканың иң нәтиҗәле эшләүче хезмәтләре исәбенә керә. Бурычыгызга тугрылык, җаваплылык һәм принципиальлек өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сез барлык хокук саклау эшен координацияләү өчен җаваплы. Җинаятьләр саны 5,5 процентка кимеде. Киләчәктә дә криминаль янауларны киметүгә, җинаятьләрнең ачылышын арттыруга ярдәм итәргә кирәк. Сез коррупциягә каршы актив көрәшәсез. Республика Башлыгы хакимияте, дәүләт хакимияте органнары һәм урындагы үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә коррупцияне профилактикалау буенча мөһим чаралар күрелде".

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, прокуратура органнары икътисади тормыш үсешендә мөһим роль уйный, эшлекле климатны яхшыртуга актив ярдәм итә.

"Сез халыкның социаль якланмаган төркемнәре — ветераннар, инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, балигъ булмаганнар хокукларын актив яклыйсыз. Сезнең катнашуыгыз аркасында узган ел 650 ятим бала үзенең озак көтелгән торагын алды. 187 инвалид баланың хокуклары тергезелде – алар дарулар һәм медицина каравы белән тәэмин ителде, — диде республика җитәкчесе. — Без алданган дольщиклар проблемаларын хәл итүдә сезнең белән актив хезмәттәшлек итәбез. Фигурантларның милкенә 800 миллион сумга якын арест салынган күп санлы җинаять эшләрен тикшерү төгәлләнде. Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашырганда хокук бозуларны кисәтү буенча принципиаль позициягезне билгеләп үтәсем килә — 12 җинаять эше кузгатылган. Чыннан да, дәүләт акчалары максималь рәвештә нәтиҗәле сарыф ителергә тиеш”.

Радий Хәбиров прокуратура органнары ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның иң яхшы традицияләрен бүген яшь хезмәткәрләр уңышлы дәвам итүен ассызыклады.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в